Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

«Көмеш кыңгырау» газетасы әниләргә багышланган марафон игълан итә

Марафонда Чаллы шәһәрендәге һәм якын-тирә район-авыллардан булган дусларыбыз катнаша ала. Яшь чикләүләре юк.

«Көмеш кыңгырау» республика газетасы «Дөнья ямьле булсын өчен...» дигән марафон игълан итә. Әниләребезгә багышланган бу марафон газетаның Вконтактедагы төркемендә узачак.

Марафонда Чаллы шәһәрендәге һәм якын-тирә район-авыллардан булган дусларыбыз катнаша ала. Яшь чикләүләре юк.

Әйдә, кушыл, актив бул һәм шәп бүләкләр от! (спонсорлар исемлеге 1нче ноябрьдә куелачак!) 
Марафонда ничек катнашырга?!

1. Безнең Вконтакте төркеменә языл һәм куелган биремнәрне үтәп бар. (Барысы — 10 булачак)
2. Биремнәргә җавапны үзеңә пост итеп урнаштыр. (Страница ачык булырга тиеш)
3. Безне билгелә - @komesh_kingiray
4. #Дөньяямьлебулсынөчен һәм #көмешкыңгырау дигән хештеглар куярга онытма. (татар шрифтын кулланмасаң, постларыңны күрмәячәкбез).

Беренче биремне иртәгә – 31нче октябрьдә төркемебезгә куячакбыз. Аны үтәргә ике көн биреләчәк.

Биремнәр бер-берсенә охшамаган, бик кызыкларны уйлап чыгарырга тырыштык.

Марафон ахырында җиңүчеләрне билгелибез. Иң актив УН катнашучыга менә дигән бүләкләр әзерләдек. 10 биремне дә үтәгән барлык катнашучыларга электрон дипломнар биреләчәк. 

Йә, катнашасызмы?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев