Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

«IT-чемпион» бәйгесе башланды

Татарстанда укучылар арасында «IT-чемпион» бәйгесе башланды. Бәйгенең яшь катнашучыларының төп бурычы – ата-аналарны һәм өлкән  яшьтәгеләрне ТР Дәүләт хезмәтләре порталындагы электрон сервисларны даими  куллануга күнектерү һәм шуның белән мөмкин кадәр күбрәк баллар җыю. Бәйге укучыларның цифрлы күнекмәләрен үстерү һәм халыкның компьютер кулланудагы грамоталылыгын арттыру максатыннан  ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә үткәрелә.

 

Бәйге ике этапта узачак: 2018 елның 18нче сентябреннән 30нчы ноябренә кадәр һәм 2019 елның 1нче февраленнән 30нчы апреленә кадәр. Һәр этапның нәтиҗәләре буенча һәр муниципаль районда һәм шәһәр округында 3 җиңүче билгеләнәчәк һәм аларга смартфон бүләк ителәчәк. Укучылары иң күп уртача балл җыйган иң актив сыйныф җитәкчеләре өчен аерым номинация булачак.

Бәйгедә катнашу өчен укучыга әти-әнисенә яисә башка өлкән  яшьтәгеләргә uslugi.tatarstan.ru Порталына керергә булышырга һәм укучының edu.tatar.ru сайтындагы (ТР Электрон белем бирү) логинын  шәхси кабинетта саклап куярга кирәк. Өлкәннәр Порталны кулланган саен (электрон рәвештә гариза бирсәләр, хезмәт күрсәтү өчен түләсәләр яисә счетчик күрсәтмәләрен җибәрсәләр) укучыга баллар автоматик рәвештә өстәлеп барачак. Кайсы укучының логинын күбрәк өлкән кулланучы   Порталда үзенең шәхси кабинетына  беркетсә, шуның күбрәк балл җыюга мөмкинлеге артачак.

ТР Премьер-министры урынбасары –ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә электрон рәвештәге күп кенә хезмәт күрсәтү төрләрен һәр кеше куллана ала һәм бу татарстанлыларның тормышын күпкә җиңеләйтә, чөнки гариза тотып төрле идарә оешмаларына барып, чират торып, вакыт үткәрергә кирәк түгел. Шулай да әлегә барлык гражданнар да «онлайн» режимында хезмәт күрсәтүнең уңайлылыгын аңлап җиткерми. Бу өлкәдә аларга нәкъ менә яшьләр ярдәм күрсәтә ала.

«Инде күп кенә өлкән  яшьтәгеләр безнең укучылар ярдәме белән Порталның мөмкинлекләрен өйрәнделәр һәм көндәлек тормышта киң кулланалар, - дип билгеләп үтте ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры  Рәфис Борһанов. – Мин ышанам, укучыларның бу бәйгедә катнашырга кызыксынулары артыр һәм Татарстан укучыларының IT-белемнәре һәм күнекмәләре ярдәмендә республикабызда яшәүчеләрнең тагын да күпчелеге  Интернет челтәре аша дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүгә кушылып китәр, - дип ассызыклап әйтте.

Белешмә өчен:

Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталы – белешмәле-мәгълүмати интернет-портал. Аның ярдәмендә дәүләт һәм муниципаль хезмәте, социаль яктан мөһим булган  хезмәт күрсәтүләрне электрон рәвештә алырга була. 2018 елга Порталда  2,2 млн кеше теркәлгән.

ТР Дәүләт хезмәтләре порталында түбәндәге мөмкинлекләрдән файдаланырга була:

  •  электрон рәвештә мөрәҗәгать җибәрү;
  • хезмәт күрсәтүгә электрон рәвештә гаризалар җибәрү;
  • төрле банк карталары белән хезмәт күрсәткән өчен online-түләү;
  • табибка яисә дәүләт идарәсе тармаклары хезмәткәрләренә кабул итүгә язылу.

Гомумән алганда, Порталда 250гә якын хезмәт күрсәтү төре тәкъдим ителгән. Шуларның иң киң кулланылган 20се AppStore и Play Marketка күчереп яздырырга мөмкин булган «ТР хезмәт күрсәтүләре» («Услуги РТ») мобиль кушымтасында тормышка ашырыла.

Мәгълүмат Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев