Көмеш кыңгырау

«Дөнья ямьле булсын өчен Әни кирәк!»

«Көмеш кыңгырау» әниләр көненә багышланган фотобәйге үткәрә.

Әниләр көне - һәр елны ноябрьнең соңгы якшәмбесендә үткәрелә. Без шушы уңайдан инстаграмда фотобәйге үткәрергә булдык.

Бәйгедә катнашу өчен әниегез белән төшкән фотогызны һәм аның турындагы язманы директка җибәрегез. Бәйгебезнең ике җиңүчесе булачак - берсен язылучыларыбыз лайклар ярдәмендә, икенчесен жюри билгеләячәк. Җиңүчеләребезгә - бездән истәлекле бүләк!

Бәйгедә 15 яшькә кадәрге балалар катнаша ала. Нәтиҗәне 29нчы ноябрьдә ясыйбыз!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: