Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Әдәби квест. Икенче атнага нәтиҗә ясыйбыз.

Әдәби квестның икенче атнасын татар шагыйре, балалар язучысы Рәшит Бәшәргә багышладык.

Бирелгән фактлар арасында 1нчесе һәм 8чесе дөреслеккә туры килми иде.

1. Рәшит Бәшәр 1949 елның 7 октябрендә Татарстан Республикасының Кукмара районы Янил авылында укытучы гаиләсендә түгел, крестьян гаиләсендә туа.

8. Иң беренче шигырьләр китабы «Бәйрәм» түгел, «Әйлән-бәйлән» дип атала. 

Без җиңүче итеп иң беренче җавап калдырган Зимфира исемле катнашучыбызны билгелибез. 

Аның язмасы:

1-крестьян гаиләсендә туа.

2+.

3+.

4+.

5+.

6+.

7-татар теле һәм әдәбияты укытучысы һәм завуч.

8- 1975 елда беренче китабы "Әйлән-бәйлән" чыга.

9+.

10+(Бәлки чынлап шулайдыр, бик мөмкин, аның шигырьләрен балалар да, өлкәннәр дә бик яратып укый).

Зимфира 7нче "1972-75 елларда Лениногорск районының Куакбаш авылында завуч булып эшли." дигән фактка "татар теле һәм әдәбияты укытучысы һәм завуч" дип тә өстәгән. Бу хата түгел, чынлыкта да шулай булган.

Җиңүченең чын күңелдән котлыйбыз һәм безнең белән элемтәгә керүен сорыйбыз. Барлык катнашучыларга да бик зур рәхмәт. Сезне чираттагы әдәби квестта көтәбез. Ул монда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйге әдәби квест