Реклама
Әдәби квестның икенче атнасын татар шагыйре, балалар язучысы Рәшит Бәшәргә багышлыйбыз.
1. Рәшит Бәшәр 1949 елның 7 октябрендә Татарстан Республикасының Кукмара районы Янил авылында укытучы гаиләсендә туа.
2. Рәшит Бәшәр 15 яшендә беренче тапкыр авылдан читкә чыга. Ульяновск шәһәренә булган ул сәяхәт аның өчен бик истәлекле була. Ул беренче тапкыр чын шагыйрьне күрә. Нәҗип Мадьяр юл буе аларга шигырьләр укып кайта.
3. «Даһиның туган җирендә» дип аталган беренче мәкаләсе «Яшь ленинчы» газетасында басылып чыга.
4. 1965 елда Кукмара район газетасында «Ашлык яшене» исеме астында беренче шигыре басыла, шул ук шигырь «Аҗаган» исеме астында «Ялкын» журналында да басыла.
5. Беренче курска укырга килгәндә, Рәшит Бәшәрнең Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан «Тамчылар» исемле күмәк җыентыкта берничә әсәре урын алган була.
6. Кукмара район газетасының әдәби утырышына килгән Абдулла Әхмәт булачак шагыйрьгә балалар өчен язарга киңәш бирә.
7. 1972-75 елларда Лениногорск районының Куакбаш авылында завуч булып эшли.
8. Иң беренче шигырьләр китабы «Бәйрәм» дип атала.
9. 1979 елда гаиләсе белән Чаллыга күчеп килә, КАМАЗ заводында эшли.
10.2003 елда «Кояшлы яңгыр» китабы латин һәм кириллица шрифтында 8 мең данәдә басылып чыга һәм «Иң күп укылган китап» буларак, бик тиз арада таралып бетә. Аны чит илләрдән килгән татарлар бигрәк тә үз итә.
Шушы фактлар арасында берничәсе дөрес түгел.
Иң беренче дөрес җавапны биргән кешегә бүләкне үзенә сайлау мөмкинлеге бирәбез: балалар өчен китап яки телефонына 100 сум акча яки Чаллының картиналар галереясенә ике кешелек чакыру билеты.
Бары тик http://chelny-rt.ru сайтында калдырылган җаваплар гына кабул ителә!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз