Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Чаллыда мәктәп йолдызларын сайладылар

9нчы апрель көнне Чаллының 52нче мәктәбендә «Безнең мәктәп йолдызы» шәһәркүләм бәйгесенең финалы үтте.

«Көмеш кыңгырау» газетасы һәм «Мәйдан» журналы мәгариф идарәсе белән берлектә быел беренче тапкыр «Безнең мәктәп йолдызы» дип исемләнгән конкурс үткәрде. Чаллы мәктәпләре укучылары бәйгедә бик актив катнашты. Жюри игътибарына бик күп кызыклы видеолар килде. 

Катнашучылар өч номинациядә бәяләнде:

  • «Мәдәни юнәлеш»,
  • «Спорт юнәлеше»,
  • «Иҗтимагый юнәлеш».

Иҗтимагый юнәлештә волонтерлык белән шөгыльләнүчеләр, КВНчылар, күп итеп китап укучылар, кыскасы, мәктәпнең иҗтимагый тормышында актив катнашучылар көч сынашты. 

Җиңүчеләр ике яшь категориясендә бәяләнде: башлангыч класслар һәм 5нче сыйныфтан 11нче сыйныфка кадәр укучылар. 

Укучыларның осталыгына мәртәбәле жюри бәя бирде:

  • «Көмеш кыңгырау» газетасы һәм «Мәйдан» журналы редакцияләре коллективлары;
  • Факил Миңнемөхәммәт улы Сафин — Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, Язучыларның Чаллы бүлеге җитәкчесе;
  • Наилә Гадел кызы Миначова — Яр Чаллы шәһәре мәгариф бүлегенең баш белгече; 
  • Гөлназ Илгиз кызы Закирова — Татарстан композиторлары союзы вәкиле, композитор, җырчы;
  • Лилия Фаис кызы Гыйбадуллина — Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (2009), шагыйрә, язучы. 

9нчы апрель көнне Чаллының 52нче мәктәбендә «Безнең мәктәп йолдызы» шәһәркүләм бәйгесенең финалы үтте.

Бәйгенең җиңүчеләре белән танышыйк:

«Мәдәни юнәлеш»

1нче урын

  1. Вәлеева Ильвина, 42нче мәктәпнең 4нче сыйныф укучысы;
  2. Гатауллина Эмилия, 29нчы гимназиянең 2нче сыйныф укучысы,
  3. Гайсина Әмилә, 54нче гимназиянең 2нче сыйныф укучысы,
  4. Логинов Руслан, 52нче мәктәпнең 7нче сыйныф укучысы,
  5. Әскәрова Ләйлә, 2нче гимназиянең 6нчы сыйныф укучысы;
  6. Мирсияпов Илдар, 76нчы гимназиянең 3нче сыйныф укучысы,
  7. Собко Алина, 45нче мәктәпнең 8нче сыйныф укучысы;
  8. Шәкүров Алмаз, 54нче гимназиянең 5нче сыйныф укучысы;
  9. Ишалина Адилә, 2нче гимназиянең 7нче сыйныф укучысы,
  10. Гыйззәтуллина Айсылу, 40нчы мәктәпнең 2нче сыйныф укучысы;
  11. Шәйморатова Гүзәл, 2нче гимназиянең 4нче сыйныф укучысы.

2нче урын 

  1. Нургалиева Ильвина, 12нче мәктәпнең 3нче сыйныф укучысы;
  2. Шәрәфиева Ландыш, 45нче мәктәпнең 9нчы сыйныф укучысы;
  3. Маликова Самирә, 9нчы мәктәпнең 5нче сыйныф укучысы;
  4. Сәләхова Самирә, 77нче гимназиянең 1нче сыйныф укучысы. 

3нче урын

  1. Шәрәева Нәзилә, 54нче гимназиянең 4нче сыйныф укучысы;
  2. Петренко Вадим, 28нче мәктәпнең 9нчы сыйныф укучысы;
  3. Мальцева Алина, 54нче гимназиянең 4нче сыйныф укучысы;

«Спорт юнәлеше»

1нче урын

  1. Гыйззәтуллина Рәинә, 54нче гимназиянең 3нче сыйныф укучысы;
  2. Хатыйпов Әмир, 54нче гимназиянең 5нче сыйныф укучысы.

2нче урын

  1. Насыйбов Тимур, 54нче гимназиянең 4нче сыйныф укучысы.

«Иҗтимагый юнәлеш»

1нче урын

  1. Сәйфуллина Гөлназ, 31нче мәктәпнең 4нче сыйныф укучысы;
  2. Шакирова Сөмбел, 12нче мәктәпнең 7нче сыйныф укучысы;
  3. Шәйхәйдәрова Азалия, 9нчы мәктәпнең 8нче сыйныф укучы;
  4. Ганиева Таңсылу, 2нче гимназиянең 9нчы сыйныф укучысы. 


Махсус номинация — «Көмеш кыңгырауга иң күп язган мәктәп» 

Әлеге номинациядә җиңгән укучыларга һәм аларның мәктәп директорларына рәхмәт хатлары тапшырылды.

  1. Айзат Гайнетдинов, 2нче гимназия, 8В сыйныфы 
  2. Гыйзатуллина Рәинә, 54нче гимназия, 3нче сыйныф
  3. Руслан Логинов, 52нче мәктәп, 7нче сыйныф
  4. Әминә Мөхтәсимова, 41нче мәктәп, «Ак каурый» әдәби түгәрәге әгъзасы
  5. Әдилә Хәмәтвәлиева, 14нче гимназия, 9нчы сыйныф 
  6. Зөфәр Мөхәммәтдинов, 84нче лицей, 6нчы сыйныф
  7. Адилә Искәндәрова, 29нчы гимназия, 11сыйныф 
  8. Самат Нуруллин, 42нче мәктәп, 3нче сыйныф «Тылсымлы каләм» түгәрәге
  9. Илназ Мусин, 58нче мәктәп, 3А сыйныфы
  10. Ильяс Сираев, 59 Адымнар-Чаллы гимназиясе, 6нчы сыйныф.

Бәйгенең партнерлары һәм спонсорлары: 

  • «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте; 
  • «Шәһри Чаллы» газетасы;
  • Аяз Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы татар дәүләт драма театры;
  • «Татлы» кафесы;
  • «Зиг-заг» лазертаг аренасы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев