Бәйгегә йомгак ясыйбыз
«Тукайга хат» бәйгесенең нәтиҗәләрен көткәнсездер, дуслар, шулай бит?
21 гасыр баласының бөек шагыйребезгә ирештерәсе сүзләре нинди икән дип без дә сезнең хатларны бик көтеп алдык. Горурлану да, хәзерге заманның төрле күренешләренә Тукай күзләре белән карарга омтылу да, юмор белән тәнкыйть тә бар иде аларда. Иң оригиналь, эчтәлекле, кызыклы дип тапкан язмаларның авторлары, димәк, җиңүчеләр дип түбәндәге укучыларыбызны билгеләдек:
- Алия Нурисламова (Чаллы шәһәре, 2нче гимназия, 8нче сыйныф)
- Таңсылу Хәйбиева (Актаныш районы, Татар Суыксуы мәктәбе, 3нче сыйныф)
- Наил Гайфуллин (Арча районы, Түбән Аты мәктәбе, 8нче сыйныф)
- Илназ Әгъзамов (Зәй шәһәре, 4нче мәктәп, 3нче сыйныф)
Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз! Барлык катнашучыларыбызга зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев