Бәйге тәмам, нәтиҗәләр билгеле!
Ел буена барган «Дәвам итәбез» бәйгесенә нәтиҗә ясар вакыт та килеп җитте. Елдагыча, укучыларыбыз бик актив булдылар, байтак кына хатлар алдык. Кайбер шигырь-хикәяләр газетабыз битләрендә дә басылып чыкты, күреп-укып та баргансыздыр әле. Җиңүчеләребез белән дә таныштырып китик.
«Иң яхшы шигырь» номинациясе җиңүчеләре:
1 урын – Лиана Шакирова, Актаныш-Адымнар полилингваль гимназиясенең 7нче сыйныф укучысы;
2 урын – Алмаз Калмыков, Чаллы шәһәре, 14 гимназиянең 7А сыйныфы укучысы;
2урын – Нәргизә Хуҗина, Азнакай районы, Урсай мәктәбенең
5 нче сыйныф укучысы;
3 урын – Гөлинә Шәйхелова, Актаныш районы, Пучы авылы Балалар иҗат үзәгенең «Сәнгатьле сүз» түгәрәге укучысы.
3 урын – Фәния Газизҗанова, Балык Бистәсе районы «Салават күпере» балалар бакчасы тәрбиячесе.
«Иң яхшы хикәя» номинациясе җиңүчеләре:
1 урын – Расих Кыямов, Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы;
2 урын – Әминә Халиуллина, Чаллы шәһәре, 14 нче гимназиянең 5Ж сыйныфы укучысы;
3 урын – Евгений Максимов, Зәй шәһәре, 9нчы мәктәпнең 9нчы сыйныф укучысы.
«Иң яхшы әкият» номинациясе җиңүчеләре:
1 урын – Миләүшә Зәйнуллина, Балык Бистәсе районы, Күгәрчен урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы.
2 урын – Таңсылу Хайбиева, Актаныш районы Татар Суыксуы урта мэктэбенен 4нчесыйныф укучысы.
3урын – Камилә Гарифуллина, Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы.
Барлык катнашучыларга да рәхмәтләребезне җиткерәбез, ә җиңүчеләрне котлыйбыз, афәрин!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев