Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

«Дәвам итәбез» бәйгесенә иҗади эшләр кабул ителә

Без сезгә өр-яңа башламнар әзерләдек, сезгә фантазиягезне эшкә җигеп, дәвам итәсе генә кала.

«Көмеш кыңгырау» традицион «Дәвам итәбез» бәйгесен игълан итә! Без сезгә өр-яңа башламнар әзерләдек, сезгә фантазиягезне эшкә җигеп, дәвам итәсе генә кала.


Беренче башлам:

Айдарның каникуллары күңелсез башланып китте. Әти-әнисе аны, әбиеңә иптәш булырсың, ярдәм дә итешерсең дип, авылга кайтарып куйдылар. Ә анда эш харап, бернинди кызык юк, бала-чага да аз кайта, интернет та тотмый. Шул ишегалды уртасында ике-өч тавыгы белән әтәч кукраеп йөри дә, койрыгын болгап, аяк арасында Акбай бутала. Ничек итеп көннәрне үткәрерсең...


Икенче башлам:

Бүген көн җылы. Кичәге буран бөтен җиргә кар тутырган. Бала-чага көне буе җепшек кардан төрле сыннар ясап рәхәтләнде. Кар бабай да, куян-бүре дә, башка мультфильм геройлары да калмады — барсын да ясадылар. Кәрим арып-талып, өйгә кайтып кергәндә көн кичкә авышкан иде. Әнисе ул яраткан итле токмач пешергән, тиз генә шуны ашады да, чәй әзер булганчы, диванга килеп утырды... Берзаман ишектән берәү килеп керде... Караса, бүген малайлар белән ясаган Кар бабай... 


Өченче башлам:

Мин дә Гарри Поттер кебек

Булырга уйлап торам...


Дүртенче башлам:

Сәяхәткә маршрут эзлим -

Кайларга юл тотасы?


Конкурска эшләрне 24нче октябрьдән кабул итә башлыйбыз. Иҗади эшләрегезне 2024 елның 1нче декабренә кадәр безнең электрон почтага – komesh_k@list.ru җибәрә аласыз. 

Бәйге мәктәп укучылары өчен. Нәтиҗәләр 25нче декабрьдән дә соңга калмыйча игълан ителәчәк.

«Шигырь», «Әкият» һәм «Хикәя» номинацияләре буенча 3әр җиңүче билгелибез. Алар истәлекле бүләкләр һәм дипломнарга лаек булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

13

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев