Көмеш кыңгырау

Зур дөньяга чыкканда...

Урам – безнең өчен зур дөнья. Чынлап та шулай бит. Безгә анда машиналар, кешеләр, җәнлекләр, үсемлекләр һәм табигатьнең хәйран кырыс яклары белән дә очрашырга туры килә.

Өйнең без күптән күнеккән тәртип-кагыйдәләре урам өчен инде ярап бетмәскә дә мөмкин.

Бүген без урамда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләшәбез.

Өч яшьтән

Эне-сеңелләрегез машина юлы белән җәяүлеләр юлын аера белә микән? Без боларны өч яшьтән аера башларга тиеш, диләр белгечләр. Һәм шул исәптән:

ротуарны;

* чатны;

* җәяүлене;

* машина йөртүчене;

* транспорт чараларын (автомобиль, велосипед, автобус, трамвай, троллейбус, мотоцикл, мопед...);

* светофорны;

* юл билгеләрен;

* тукталышны да.

Иң-иң...

Инде хәвефсезлек кагыйдәләренең иң-иң мөһимнәрен искә төшерик.

Олы юлга якын урыннарда:

* туп белән уйнарга;

* игътибарны читкә (әйтик, дуслар белән сөйләшүгә) юнәлтергә; 

* велосипедта, самокатта, роликларда йөрергә ярамый.

Самокат, дигәннән...

Самокатның транспорт чарасы саналмавын беләсез микән сез? Аны әлегә велосипедка да тиңләштермиләр. Кыскасы, самокатта йөрүчеләр һаман да җәяүлеләр өчен булган юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә тиеш. Бу, беренче чиратта, зур юллардан түгел, тротуардан гына йөрергә ярый, дигән сүз. Әмма башка җәяүлеләргә комачауламас өчен бик тә игътибарлы булырга киңәш ителә.

Мәктәпкә җыенабыз

Бүген исә безнең өчен иң мөһиме – хәвеф-хәтәрләрсез мәктәпкә барып, дәресләрдән соң имин генә кайтып җитү. Моның өчен, беренче чиратта, беләсезме, нәрсә кирәк? Өйдән дәрес башланырга санаулы минутлар калгач кына түгел, бәлки алданрак чыгып китү. Машина юлларыннан безнең ашыкмыйча, иркенләп кенә узарлык вакытыбыз булырга тиеш.

Светофорга килеп җиткәч, һичшиксез, туктарга кирәк. Копюшонны төшерергә, наушникларны колактан алып, кесәгә тыгарга. Һәм бик игътибарлы булырга. Кисәтәбез: туктап торучы машина югары тизлектә килгән икенче машинаны күз уңыннан капларга да мөмкин.

Тагын бер яхшы киңәш – һәрвакыт ачык төстәге (яисә, яктылыкны кире кайтара торган махсус тукымалар тегелгән) киемнәр кияргә гадәтләнегез.

Сак булыйк!

Яшерен-батырын түгел, безгә урамда еш кына әти-әниләрдән башка да йөрергә туры килә. Менә шундый чакларда (сирәк булса да) юлыбызда начар кешеләр очравы ихтимал. Бөтенләй ят, яисә бик аз белгән абый-апалар белән озаклап сөйләшеп торырга ярамый, дип кисәтә психологлар. Чит машиналарга утырудан да сак булырга кирәк. Ят кешеләрнең даими игътибарын сизгән очракта, әти-әниләргә әйтәбез, чит-ятлардан бүләк-күчтәнәчләр алмыйбыз. Караңгы урамнардан, йорт араларыннан ялгыз йөрү куркыныч булырга, малайлар белән ачуланышып китүләр, төзелеп бетмәгән корылмаларда уйнаулар да хәвефле тәмамланырга мөмкин. Мәктәптә, урамда, кибеттә – кайда гына булсагыз да, әти-әниләр биргән акчаны иптәшләрегезгә күрсәтеп мактанырга ярамый. Акчаны кеше янында санамыйлар.

Ризидә Гасыймова әзерләде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: