Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Зәринә һәм Ван Гог

Дөньякүләм танылган рәссам Винсент Ван Гогның «Йолдызлы төн» картинасын барыгызның да күргәне бардыр инде.

1889 елның май аенда Франциянең көньягында Чулпан йолдыз бик яхшы күренә. Бу күренеш рәссамны илһамландыра. Һәм ул йолдызларны, айны шулай зур итеп ясарга була. Ван Гог бу картинаны  уйлап чыгарып ясый, ә моңынчы ул барлык рәсемнәрен бары тик натурадан ясый торган булган. Хәзерге вакытта «Йолдызлы төн» Нью-Йорктагы сәнгать музеенда саклана.

Чаллыдагы 13нче мәктәпнең 2нче сыйныфында укучы Зәринә Нуртдиновага Ван Гогның бу картинасы бигрәк тә нык ошаган. Менә карагыз әле, ул да аның кебек «Йолдызлы төн» ясаган. Шәп чыккан бит?!


Винсент Ван Гог, «Йолдызлы төн»

Зәринә Нуртдинова, Чаллы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев