Зоопаркта
Казандагы «Замбези елгасы. Африка» зоопаркында яшәүче Айхо исемле боланның шушы көннәрдә туган көне булган.
Аңа 14 яшь тулган. Ул Чиләбе зоопаркыннан кайтартылган һәм озак вакытлар Казан шәһәрендә яши. Холкы бик үк йомшак булмаса да Айхо кино йолдызы да булырга өлгергән. Ул «Ералаш» аналогындагы «Яңа шкодниклар» дип исемләнгән проектта күренеп китә.
Шулай ук зоопаркта яңа җан ияләре дә барлыкка килгән. Алар – грифсыман цесаркалар. Бу матур кошлар Пермьнән кайтартылган.
Ә Марта кушаматлы лемур бәбиләгән. Марта берничә ай дәвамында баласын корсагында йөртәчәк, соңрак ул аның аркасына күчәчәк. Биш айга кадәр кечкенә лемурлар сөт белән туклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев