Җыен бәйрәме
Җыен бәйрәме турында мәгълүматлар Казан, Уфа, Вятка, Самара губерналарына карый.
Җыен дигән исем чынлыкта халык бәйрәмнәрен генә түгел, бәлки яшьләр уенын да, уңайлы вакытта өйләрдә җыелып, үлгәннәрне искә алу мәҗлесендә Коръән укуны да колачлый. Бу очракта без Казан татарларында яшәп килгән халык бәйрәме — җыенга анализ ясауны күздә тотабыз.
Бәйрәмнең төп үзенчәлекләрен күрсәтик. Ул җәйге вакытта, язгы чәчү эшләре бетеп, печәнгә һәм уракка төшкәнче үткән. Җыенны традициядән килгән билгеле бер вакытта берничә авыл бергә үткәргән. Икенче атнада башка «даирә» авыллары бәйрәм иткәннәр, һәм бәйрәмнең чираты да традицион булган.
Информаторларыбыз үз җыеннарының исемен төгәл әйтеп бирделәр (мәсәлән, «Ашыт җыены», «Му җыены», «Тирсә җыены» һ. б.) һәм бергә бәйрәм иткән авылларны да атап күрсәттеләр.
Анализ күрсәткәнчә, җыен күпчелек очракта авыллардан берсенең — гадәттә иң борынгы авыл исеме белән атап йөртелгән. Казан аръягында шундый исемдәге җыеннар—39 (ә барысы 73), Минзәлә өязендә 14 (барысы 24) булган.
Кайбер җыеннар бәйрәм үткәрелә торган урын исеме белән аталган, ягъни топонимнар һәм гидронимнар (елга-күл исемнәре) белән бәйле булган. Андыйларга, мәсәлән, «Кала тау җыены», «Биек тау җыены», «Яссы болын», «Куш Капка», «Казы», «Базы җыены» (Бөре өязендәге елга исеме буенча) керә.
Кайчагында бәйрәм исемендә җыен сүзе бөтенләй әйтелмәгән. Мондый күренеш башлыча Тәтеш өязе өчен характерлы. Анда түбәндәге атамалар йөргән: «Шыкма», «Чабыр», «Куш Капка», «Кәлти», «Җуа», «Каравыл тавы» һ. б. Күрәбез ки, алар конкрет бер авыл исеме белән түгел, бәлки нигездә топонимнар һәм оронимнар белән бәйләнгән.
Рәүфә Уразман «Татар халкының йолалары һәм бәйрәмнәре», 1992 ел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев