Көмеш кыңгырау

Яшь буын өлкән буыннан кай ягы белән аерыла?

Яшьләр үзләре бу хакта нәрсә уйлый икән.

Әти-әниләребез бездән тырышрак, төгәлрәк булуы белән аерыла, минемчә. Чөнки хәзер без бөтенебез компьютер-телефоннан файдаланабыз – гади генә мисалларны да калькулятор ярдәмендә чишәбез. Ә элек калькуляторларны бөтенләй кулланмаганнар, биремнәрнең күбесен үзләре чишә торган булганнар.

Әнвәр Мөхетдинов.


Безнең бабайлар безнең яшьтә урамнан кермәгәннәр. Ә хәзер күбебезне урамга чыгарып булмый. Күп вакытыбызны интернетта, социаль челтәрләрдә үткәрәбез.

Таңсылу Вафина.


Яңалыкка омтылыш белән элеккеге буыннан аерылып торабыз кебек. Безгә ничектер яңага күнегү, яңаны үзләштерү һәм шул ук вакытта һәр мәгълүматны баланста тоту күпкә ансат бирелә.

Гөлназ Әхмәдиева.


Без үҗәтлек, сәхнәдә, кеше алдында чыгаш ясаудан курыкмау белән аерылып торабыз, минемчә. Безгә яңа мохиткә, яңалыкка ияләшү җиңелрәк бирелә. Ә безгә әти-әниләребезнең тырышлыгыннан үрнәк алырга кирәктер. Бу яктан без күпкә калышабыз кебек.

Лиана Габбасова.


Хәзер вакыйгалар алмашыну темпы зурая бара. Безнең буын кечкенәдән, аеруча интернеттан, төрле (дөрес һәм ялган, файдалы һәм кирәксез) мәгълүмат кабул итә. Сезнең буынның безнең яшьтә мәгълүмат алу ысуллары башка булган. Бәлки, буыннар бер-берсеннән кулланылышка мөнәсәбәтләре белән аерыладыр? Кыскасы, өлкәннәр әйберләргә күпкә сакчылрак (кирәге чыгар әле) дип карый.

Ралина Хабирова.


Хәзерге буын яшәү тизлеге, темпы белән аерыладыр дип уйлыйм. Әти-әниләребез кечкенә вакытта берничә ай эчендә алган тәэсирләрне хәзер яшүсмерләр бер атна эчендә кичерә ала.

Ләкин хәзерге яшьләр күләмле мәгълүматны кабул итмиләр, озын текстлар укырга яратмыйлар. Информацияне рәсем яисә фотодан алырга күнеккәннәр.

Камилла Сираева.


Хәзер балалар гаджет төймәләренә басудан курыкмыйлар, ватармын дип тә уйламыйлар. Әти-әниләр буыны исә (аеруча авылда яшәүчеләр) басуда, фермада, төзелештә, амбарда эшләгәннәр. Сөт, катык, бәрәңге, ипи, йомырка, шикәр ашап үскәннәр. Шуңа күрә алар аз чирләгәннәр, кешеләр байлык ягыннан да тигезрәк булган.

Әмир Фәрхуллин.


Әти-әниләр күпкә мөстәкыйльрәк, тырышрак булган, минемчә. Шуңа күрәдер, алар бер эштән дә курыкмыйлар. Ә безнең буын күбрәк алга киткән, чөнки хәзерге заман белән интернет идарә итә. Өлкән буын өчен интернетлы заман авыррак.

Иң мөһиме, һәр буында кешелек сыйфатлары тәрбияләргә кирәк.

Раил Харисов.


Әти-әниләр кечкенә вакытта хәтта инстаграмм да булмаган.   Әбием миңа үзләренең яшьлеген сөйли – мин шаккатып тыңлыйм. Күз алдына гына китерегез – 7-8нче сыйныф укучылары колхозда эшләгән. Алар бит әле бала гына булган. Ә без кайвакытта  кибеткә барып кайтырга да иренәбез.

Аннары, шунысы кызык – элек кешенең абруе, статусы эшләгән гамәлләренә карап билгеләнгән. Ә хәзер ул подписчиклардан һәм лайклардан тора.

Фирүзә Ибраһимова.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: