Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Яр Чаллыда 9-11нче сыйныфлар арасында имтиханнар тапшыру өчен иң популяр предметлар аталды

Яр Чаллыда 5 мең тугызынчы сыйныф укучысының 3 меңнән артыгы — информатика, 2 меңнән артыгы — җәмгыять белеме һәм шул ук сандагы укучысы география фәнен сайлаган.

Бу хакта Мэриядә узган матбугат конференциясендә мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин хәбәр итте.

2022 елда Яр Чаллыда 5261 укучы тугызынчы сыйныфны тәмамлый. Мәктәп укучылары ике мәҗбүри фән: рус теле һәм математиканы һәм өстәмә сайлап алу буенча ике фән тапшыралар. Имтиханнарны кабул итү өчен 16 пункт, дәүләт имтиханнарын кабул итү өчен дүрт пункт һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен өйдә биш пункт әзерләнәчәк. 

Бердәм дәүләт имтиханнарына килгәндә, ул өч этапта уздырылачак. 21 марттан 18 апрельгә кадәр вакытыннан алда имтихан узачак, ул студентлар һәм узган елның чыгарылыш сыйныф укучылары өчен ике кабул итү пунктында оештырылачак. Төп этап 26 майдан 2 июльгә кадәр узачак. 

Тулырак: Татар информ  МА материаллары буенча

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев