Көмеш кыңгырау

Төшеңә әтиең керсә - кайгы килә?

Рус язучысы Ф.М. Достоевский төшенә әтисе керү нинди дә булса бәлагә була дип ышана торган була.

Хатыны Анна Григорьевна язганча, "Төшендә абыйсы Мишаны һәм бигрәк тә әтисен күрсә, ул бик борчыла иде. Андый төшләрнең бәла-казага икәненә үзем дә ышандым. Мин мондый төшләрдән соң гаиләбездә кемнең дә булса авыруы яки үлүенә, сәламәтлеге какшавына, Федор Михайлович белән өянәк яки нинди дә булса күңелсезлек килеп чыгуына берничә тапкыр шаһит булдым».
 

Бу төшләр, чыннан да, бәла-каза турында кисәтү булдымы икән, билгесез.

Достоевскийның, әти-әни төшкә керсә - кайгыга, дигән фикере аның әти-әнисе белән катлаулы мөнәсәбәтләренә бәйләнгәндер, мөгаен. Ә бәла-казалар аның гаиләсендә куркыныч төшләр кергән кебек үк еш булып торган.

«Мистика в жизни великих людей» дигән китаптан.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: