Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Торнадо белән вулканлы тәҗрибәләр

Экспериментлар үткәрү һәркемгә ошый. Аларның кайберләре өчен кул астында булган гади җиһазлар да җитә.

Торнадо белән вулканлы тәҗрибәләр 
Өйдә яисә дәрестә үткәрелә торган тәҗрибәләр катлаулы физик күренешләрне җиңел ысул белән аңларга ярдәм итә. Берничә дистә еллар элек гади тәҗрибәләр дә тылсым кебек тоелган. Бүгенге көндә исә укучылар фәнни могҗизаларны әти-әниләренә караганда күбрәк белә. Моның сәбәбе дә гади: экспериментлар үткәрү һәркемгә ошый. Үз күзләрең белән күргән күренешнең фәнни аңлатмасын истә калдыру тагын да җиңелрәк. Аларның кайберләре өчен кул астында булган гади җиһазлар да җитә. 

Шундыйлар белән безне, гадәттәгечә, Чаллыдагы 56нчы мәктәп укучылары таныштыра. Бүгенге тәҗрибәчеләр – 9нчы сыйныф кызлары Гүзәл Сафина, Гөлназ Садыйкова һәм Наилә Хәмидуллина. 

«Сода һәм серкә вулканы»

  • Сода 
  • Серкә 
  • Сыек сабын 
  • Марганцовка 
  • Тәлинкә 

Беренче эш итеп, тәлинкәгә бер өем сода салабыз. Содалы тау уртасына кечкенә куышлык ясыйбыз. Ул кратер кебек уелма булырга тиеш. Аның эченә бер тамчы марганцовка белән сыек сабын агызабыз. Шуннан соң әз генә серкә кушабыз. Нәтиҗәдә, сода һәм серкә кушылганнан соң, углекислый газ барлыкка килә. Һәм без бу тәҗрибә барышында вулканнан «лава» агуын күрә алабыз. Газ чыгудан туктагач, вулкан тынычлана. Ә марганцовка ярдәмендә лавага төс керә. 

«Тавыш тирбәлеше» 

  • Чүкеч 
  • Камертон
  • Бер стакан су

Стаканны су белән тутырыбыз. Чүкеч белән камертонга сугабыз һәм аны, суга тидерәбез. Бу эшне берничә тапкыр башкарырга туры киләчәк. Камертон тавыш тирбәнеше чыганагы булып тора. Камертонның тирбәнеше су өслегенә йогынты ясый һәм ул су өслеген хәрәкәткә китерә. Һава дымландыручы җиһазларның күбесе шундый ук принципка нигезләнгән. Махсус резервуардан су парга әйләнү камерасына эләгә. Камераның аскы өлеше бик югары ешлык белән тирбәлә, аны кеше колагы ишетә алмый (мондый ешлык ультратавыш дип атала). Тирбәлү энергиясе суга күчә, һәм су кисәкчәләре камерадан әйләнә-тирәгә таралу өчен җитәрлек энергия ала. 


«Сыек төтен» 

  • Стакан
  • Фольга
  • Шырпы яисә кабызгыч 

Беләсеңдер инде, төтен әйләнә-тирә һавадан күпкә җылырак, шуңа күрә ул һәрвакыт очарга омтыла. Гади эксперимент ярдәмендә аны урынында калдырырга мөмкин. Ничек дисеңме? Иң башта фольганы 10 сантиметрлы квадрат формасында кисеп алабыз, эченә дүрт-биш шырпы төрәбез. Нәтиҗәдә торба кебек төрелгән озынча фольга килеп чыга. Әзер фольганы стаканга куябыз һәм шырпы белән яндырабыз. Фольга эчендәге шырпы янганнан соң, стакан төбендә сыек төтен хасил була.

Ни өчен төтен түгелә? Шырпыны яндыргач, төтен торбадан чыга, ә фольга янмый, ул төтенне үткәрә. Торбадагы төтен стаканның төбенә җиткәч суына һәм сыеклык була. Стаканда төтен температурасы шулкадәр түбәнәя ки, аның тыгызлыгы тирә-юньдәге һава тыгызлыгыннан югарырак булган, шуңа күрә ул очып китми. 


«Шешәдәге торнадо»

  • Су
  • Пластик шешә 
  • Ялтыравык 
  • Савыт-саба юа торган сыеклык

Пластик шешәнең якынча дүрттән өч өлешен су белән тутырабыз. Суга савыт-саба юу өчен берничә тамчы сыеклык кушабыз. Бераз ялтыравык салабыз. Ялтыравык ярдәмендә торнадоны күрү җиңелрәк булачак һәм ул сезне тагын да сокландырачак. Шешәнең капкачын япканнан соң, астын өскә әйләндерәбез һәм аны муеннан тотып әйләндерәбез. Берничә секунд әйләндергәннән соң, мини торнадоны күзәтергә мөмкин булачак.

Әлеге экспериментны тагын бер ысул белән уздырып карарга мөмкин. Моның өчен ике шешә һәм аларны тоташтырып торучы җайланма кирәк булчак. Алда күрсәтелгән ысулдагы кебек үк шешәне су белән тутырабыз һәм кирәкле ингредиентларны салабыз. Сулы шешәгә икенче буш шешәне кидертеп куябыз һәм яхшылап болгатабыз. Түгәрәк хәрәкәтләр ясап әйләндергәннән соң, су өермәсе — торнадо хасил була, ә аскы шешә стенасы буйлап су ага.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев