Татарстан буйлап сәяхәт
Каникул вакытында ял итәргә кая барырга белмисең икән, сиңа әлеге язманы укырга тәкъдим итәм.
Җәй көне ял итү һәм дөнья күрү өчен чит илгә чыгу мәҗбүри түгел. Үзебездә — Татарстанда да андый истәлекле урыннар бик күп. Каникул вакытында ял итәргә кая барырга белмисең икән, сиңа әлеге язманы укырга тәкъдим итәм. Хәтердә калырдай һәм онытылмаслык тәэсир бүләк итәрлек иң яхшы урыннарга бергәләп виртуаль сәяхәт ясыйк.
Башкалага рәхим ит!
Гадәттә, тарихи һәм билгеле урыннар үзенең архитектурасы һәм табигате белән аерылып тора. Сүзне башкалабыз Казаннан башлыйк әле. Әгәр дә синең бу тарихи шәһәрне әлегә кадәр күргәнең юк икән, сәяхәтне озакка сузмый тормышка ашырырга кирәк.
Сүз уңаеннан, бу җәйдә Казан Россия төбәкләре арасында сәфәрләр өчен иң популяр 5 шәһәр исемлегенә кергән. Рейтингның югары урыннарында Санкт-Петербург, Сочи һәм Мәскәү урнашкан. Әлбәттә, мондый зур шәһәрләргә дә сәяхәт итәргә була. Ә мәркәзебезгә килгәндә, андагы Казан Кремле, Сөембикә манарасы, Кол Шәриф мәчете, Кабан күле, Бауман урамы сине битараф калдырмас.
«Семрук» — үткәнгә сәяхәт
Казаннан ерак түгел, Лаеш районы читендә Семрук поселогы урнашкан. Биредә «Зөләйха күзләрен ача» сериалы эпизодлары төшерелгән. Голливудта төшерелгән фильм локацияләреннән бер дә ким түгел.
Монда 2018 елда махсус рәвештә агач йортлар төзелә. Алар тайгада сөргеннәрнең авыр тормыш шартларын имитацияләп, үтеп керә алмаслык урман эчендә урнашкан. Әлеге фильмны күргән яки әсәрне укыган кешеләр андагы атмосфераны тоя алачак.
Кунакларны саф һавалы табигать, шаулап торган елга һәм искиткеч тынычлык көтә. Мондагы биналарны кереп карарга мөмкин. Экскурсия өчен түләү дә кыйбат түгел. Шунысы мөһим, бирегә машинада түгел, ә җәяү килергә кирәк. Иске пристань тукталышында машинадан төшеп, сукмак буйлап атласаң, билгеләнгән урынга туп-туры барып җитәсең. Матур урыннарны фотога төшереп барырга онытма!
Диңгез — үзебездә
Җәй җиткәч, кояшта кызынасы, су керәсе килә. Ә моның өчен, әлбәттә, диңгез кирәк. Тик син диңгезне чит илдә генә була дип уйлама. Лаеш районында Татарстанның үз диңгезе бар. Исеме дә үзенчәлекле, «Кама диңгезе» дип атала ул. Андагы шартлар да чит илдәгедән бер дә ким түгел. Биредә бар уңайлыклар да каралган.
Балалар өчен уен мәйданнары, чишенеп-киенү өчен бүлмәчекләр, душлар, күңелле фотозоналар, коткаручылар каланчасы, сату нокталары, машина кую урыннары — барысы да бар. Иң мөһиме, монда су керү бушлай. Пляжның озынлыгы 300 метрны тәшкил итә. Каманың суда коену өчен рөхсәт ителгән зонасында тирәнлек 1,7 метр.
Юрьев мәгарәсе
Юрьев мәгарәсе — республикабызда танылган иң озын табигать мәгарәсе. Аның озынлыгы 1 километрдан артык. Ә күләме 14000 куб метрга якын.
Монда төрле җирләрдән туристлар агыла. Мәгарә Кама Тамагы районындагы Богородское тауларында урнашкан. Ул Татарстанда үтеп керә алырдай бердәнбер җир куышы. Серле мәгарәгә бары тик шуышып кына кереп була.
Үзең белән кирәк-яраклар алу да мөһим. Мәгарәгә килеп керүгә, иң беренче булып фонарь кирәк, чөнки мәгарә эчендә дөм караңгы. Караңгыда матурлык үзенчә бер серлелек өсти. Аның стеналары төрле төстә ялтырый. Куркуларыңны җиңеп, табигать белән хозурлану өчен шәп мөмкинлек инде бу.
Шулай ук каскалар һәм перчаткалар да кирәк. Мәгарәгә бару өчен алдан ук җылырак кием һәм уңайлы аяк киеме алыгыз. Тагын бер киңәш — монда искерәк киемнән бару яхшырак, чөнки киемнең известьле тау токымнарына буялып пычрануы ихтимал.
Мәгарә эчендә сак йөрергә кирәк. Андагы чакыр-чокырлар күңелсез хәлләргә юлыктырмасын. Бу очракта махсус җиһазлар, баулар ярдәмгә килә. Монда экскурсияләрдә дә уздырыла — озатып йөрүче мәгарәгә төшү урынын дөрес сайларга, таш лабиринтларда адашмаска ярдәм итәр.
Болгарга сәяхәт
Син, һичшиксез, барып күрергә тиешле тагын бер урын — ул изге Болгар җире. X гасырда нигез салынган бу тарихи шәһәр заманында Явыз Иван, Екатерина II, Ибн Фадлан кебек бөек шәхесләрне сокландырган. Бүген дә ул чит илдән килгән туристларны үзенә җәлеп итә. Анда кайсы гына якка борылып карасаң да, үткән тарихыбызга барып тоташасың.
Сәяхәтебезне Икмәк музееннан башлыйк. Биредә борынгы заманда кулланган күп кенә эш кораллары, йорт җиһазлары, җил тегермәне, су тегермәне һәм савыт-саба, бизәнү әйберләрен күрергә була.
Ә Ак мәчет үзе аерым игътибарга лаек. Дөньядагы иң зур Коръән китабы да монда урнаштырылган бит. Бинасы эчке яктан да, тышкы яктан да гүзәллеге белән таң калдыра. Биредә шәкертләргә белем бирүче уку йорты, мөфти резиденциясе дә урнашкан.
Мәчет манараларының биеклеге — 46,5 метр, мәчет эчендәге гөмбәзнең диаметры 17 метрга кадәр җитә. Гыйбадәт бүлмәсенең мәйданы — 180 квадрат метр. Намаз бүлмәсендә диаметры 25 метрлы зур люстра урнаштырылган. Гыйбадәтханәне тышлар өчен 1200 тонна ак мәрмәр ташы кулланылган.
Барысын да сөйләп бетерү мөмкин түгел. Бөек Болгарның Кара һәм кызыл пулат, төрбәләр, хан мәчете, Кече манараларын һәм тагын бик күп элеккеге биналарына барып күрергә кирәк.
Гөлинә Гусамова әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев