Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Татарның вир­ту­оз ба­ян­чысы

Ә ме­нә дөнь­я­кү­ләм бил­ге­ле ком­по­зи­тор, му­зы­кант, вир­ту­оз ба­ян­чы Ай­дар Гай­нул­лин ту­рын­да ишет­кә­не­гез бар­мы икән сез­нең?

Ай­дар­ның әти-әни­се Чу­ва­шия Рес­пуб­ли­ка­сы­ның Ба­тыр ра­йо­нын­нан. Егет үзе Мәс­кәү­дә ту­ып үс­кән.  Гне­син­нар исе­мен­дә­ге Рос­сия му­зы­ка мәк­тә­бен һәм Бер­лин­да Hanns Eisler юга­ры мәк­тә­бен тә­мам­ла­ган. Бү­ген Ай­дар Бер­лин­да, Па­риж­да, Лон­дон­да, Ва­шинг­тон­да – дөнь­я­ның иң зат­лы кон­церт зал­ла­рын­да чы­гыш­лар ясый.

Ком­по­зи­тор бу­ла­рак, Ай­дар бик күп фильм­нар­га му­зы­ка яз­ган һәм күп сан­лы ха­лы­ка­ра ки­но­фес­ти­валь­ләр­дә җи­ңү яу­ла­ган. Ба­ян­чы­лар­ның ха­лы­ка­ра бәй­ге­лә­рен­дә 18 мәр­тә­бә лау­ре­ат исе­ме ал­ган.

Ул мәк­тәп яшен­дә үк ха­лык инст­ру­мент­ла­рын­да уй­нап, җи­ңү­ләр яу­лый тор­ган бул­ган. Сту­дент ва­кы­тын­да ук дан-дә­рә­җә ка­зан­ган – Рос­си­я­нең мә­дә­ни­ят ми­нистр­лы­гы аның ту­рын­да до­ку­мен­таль фильм­га ка­дәр тө­шер­гән. 2007 ел­да хө­кү­мәт бү­лә­ге – «Мо­ло­дое да­ро­ва­ние Рос­си­и» ор­де­ны бе­лән бү­ләк­лән­гән.

Шу­лар­ның ба­ры­сы өс­те­нә ул, бил­ге­ле,  та­тар му­зы­кан­ты, Та­тарс­тан­ның ат­ка­зан­ган ар­тис­ты да!

Фотолар артистның шәхси архивыннан.

Тагын укыгыз: Чаллының яшь баянчылары - Россиякүләм иҗади бәйге лауреатлары

«9нчы сыйныфта укыганда, әтием миңа да гармун алып бирде. Ул гармунны алганчы, миңа гел бер төш керә иде...»

«Ник гармунда уйный белмим икән? Уйнар идем, өзә-өзә бәгыремнең Күрекләрен тартып, тугарылып…»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев