Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Татарга тылмач кирәкми

Рус илендә тылмачларның күпчелеген татарлар тәшкил иткән. Татарларны Ауропаның көнчыгыш өлешендә, Азиянең барлык регионнарында тылмачлык кәсебен башлап җибәрүчеләр дип хисапларга була.

 

«Тылмач сүзенең фонетик вариантлары бик күп телләрдә кулланыла. Төрки телләрдән төрекчә — дилмаж, үзбәкчә — тилмоч; уйгурча — тилмож, кыргыз, казахча — тилмаш, алтайлыларда — тилбач, тилмач. Славян телләреннән русча толмач, украинча — товмач, болгар, хорват, поляк, чех, словакларда— тылмач, тилмоч, тулмач, дулмач. Угро-фин семьясыннан венгр телендә — дулмач, роман группасындагы телләрдән немец телендә һәм аның диалектларында— долметш, тольметше, долметшер.

Күренекле тюрколог-этимологлардан Фасмер, Ряссанен, Немет, Барсов, Менес, В. Радлов, рус һәм башка телләрдәге «толмач» атамасының нигезендә борынгы кыпчак-төрек телендәге «тил», «дил», «тюль», «дюль» тамыр сүз ята һәм бу сүз башка күп кенә телләрдә дә күчеп киң таралган, диләр.

Тылмач — үзенең туган теленнән тыш, башка телне яки берничә телне белә торган һәм бер телдәге сөйләмне икенче бер телдә аңлата алучы белгеч. Тылмачлык бик борынгы һөнәр санала.

Тылмачлар илчеләр, бай сәүдәгәрләр, сәяхәтчеләр, миссионерлар, гаскәр башлыклары янында, хан, патша сарайларында, суд органнарында хезмәт иткәннәр. Рус илендә тылмачларның күпчелеген татарлар тәшкил иткән. Татарларны Ауропаның көнчыгыш өлешендә, Азиянең барлык регионнарында тылмачлык кәсебен башлап җибәрүчеләр дип хисапларга була. XV гасырда күп илләр, төрле телдәге халыкларның җирләре аша үтеп, Һиндстанга сәяхәт кылган (1466—72)рус сәүдәгәре Афанасий Никитинның тылмачы Әстерхан татары булганлыгы билгеле.

Татар тылмачлары  Азиядә – Монгол, Тибет, Кытай җирләренә, Ауропаның берничә мәмләкәтләренә барып җиткәннәр. Россиянең үзендә дә – губернаторлар, министрлар янында, академия, университетларда, департаментларда, югары судларда хезмәт иткәннәр.

Күренекле тарихчы академик В. Бартольд: «Татары в XVII—XVIII веках оказали большие услуги в сношениях с переднеазиатскими, даже восточно-азиатскими государствами в качестве толмачов-переводчиков. Татарский язык был некоторое время языком дипломатических сношений», – дип яза.

«Татарга тылмач кирәкми» дигән әйтем шунлыктан килеп чыккан, күрәсең. Өйрәтмә, аңлатма, янәсе, мин үзем беләм. /Р.Сафаров./

  

«Татарга тылмач кирәкми» сүзләре Урта Азиядә сәүдә белән йөргән Казан арты татарлары тудырган мәкаль. Чыннан да, Урта Азиядә сәүдә кылган татарга тылмач кирәк булмаган.

/М.Мәһдиев. Шагыйрьнең бишеге/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев