Ташка язылган сер
Без хәзер язуга – хәрефләргә гадәти нәрсә итеп карыйбыз. Ә бит һәр хәреф – бер тамга. Шул тамгалар безгә күп тарихи истәлекләр саклаган.
Әйтик, безнең борынгы бабаларыбыз ничек көн күргән, ниләр уйланган, нәрсәгә сокланган. Ә сөйләшүләре ниндирәк булды икән? Кызык бит.
* Төркиләрдә беренче язмалар рун алфавитында булган. Алар VII–VIII гасырга карый, ди галимнәр. Болар – ташларга чокып язылган текстлар. Уңнан сулга, өстән-аска языла һәм 60 тамгадан тора.
* Әлеге ташъязмалар 1696-1722 елларда табыла. Орхон һәм Енисей елгалары яр буенда урнашканга, аларны фәндә нәкъ шул исем белән йөртә башлыйлар. Төрле ил галимнәре бу язмалар өстендә озак баш вата. Һәркем әлеге борынгы ядкәрне үз халкы тарихына бәйлисе килә.
*1893 елда гына Дания галиме Вильгельм Томсен әлеге язмаларны укый һәм төрки телле булуын әйтә. Галим укый алган беренче сүз «тәңре» сүзе була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев