Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Таныш булыгыз - бәләкәй шаффлчы Руслан!

Интернет челтәрендә бик күп сәләтле балаларны очратырга мөмкин. Бәләкәй генә балалар матур итеп бииләр дә монда, җырлыйлар да, төрле трюклар да башкаралар. Шаккаткыч инде! Шундый соклангыч балаларның берсе Биектауда яши.

6 яшьлек Руслан Савельев блогер, шаффл биюче Айдар Таһировның биюләрен кабатлап, соңрак аның белән дуэт биеп танылды. Аларның бергә биегән менә бу видеоларын Русланның Тик-Ток сәхифәсендә 23 меңнән артык кеше караган.

Руслан Айдар Таһировның биегәнен Тик-Токта күреп алып кабатларга тырыша башлый, һәм әнисе ярдәмендә үзенең сәхифәсенә урнаштыра бара. Ә Айдарның Казанда яшәгәнен һәм бию дәресләре биргәнен белгәч, Русланның хыялы чынга аша - Айдар абыйсы белән шөгыльләнә башлый ул.

«Руслан бик тә, бик тә биергә ярата һәм көн саен тырышып биюләрне кабатлый, яңа элементлар өйрәнә», ди аның әнисе Регина.

Русланга чын күңелдән уңышлар телибез! Афәрин! Киләчәгең матур булсын! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

9

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эфэрин безнен Руслан!!!!! Наш любимый сосед, замечательная семья! ❤❤❤

    • аватар Без имени

      0

      0

      Руслан Улымка молодец ❤️

      • аватар Без имени

        0

        0

        Руслан молодец? Желаю дальнейших творческих побед!