Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Танылган журналист Әлфия Самат «Көмеш кыңгырау» белән бәйле истәлекләрен язды

«Көмеш кыңгырау» газетасы әнә шулай бүгенге көннәргәчә уңышлы эшли, балалар өчен генә түгел, педагоглар, тәрбиячеләр, ата-аналар өчен дә кирәкле һәм файдалы басмалардан санала», - дип яза ул инстаграм сәхифәсендә.

«Инстаграмымда "Көмеш кыңгырау" газетасы күземә чалынгач, яшь чаклар искә төшеп китте. Сезнең газетагызны мөстәкыйль басма буларак барлыкка килүендә, беләсегез килсә, минем өлешем дә булды. Минем ул чакта "Татарстан яшьләре"ндә эшләгән вакытлар, юлым төшкән саен журналист Нәсимә Садыйкова янына "Шәһри Чаллы" газетасы редакциясенә кереп йөри идем.

Ул "Көмеш кыңгырау"ны төп газетаның өстәмә бер кушымтасы итеп алып бара иде. Берсендә шулай, шәһәр башлыгы Рәфкать Алтынбаев янына интервью алырга килгән чакта, Нәсимә әйтә: "Безнең газета турында да берәр сүз әйт әле аңа. Аерым газета итәргә иде", - ди.

Миңа Рәфкать Зәкиевичка ике тапкыр килергә туры килде. Беренче очрашуда бу фикерне җиткердем, балалар өчен шундый газетаның кирәклеген исбатлап та күрсәттем.

Ә ул, игътибар белән тыңлады һәм килеште. "Без моны хәл итәрбез әле!" - диде. Һәм ул вәгьдәсендә торды. Икенче очрашуда ул инде әлеге мәсьәләнең хәл кылынуы турында җиткерде.

Озакламый, чыннан да, газета мөстәкыйль басма буларак дөньяга чыкты. Бу хакта Нәсимә минем белән интервью да урнаштырган иде.

"Көмеш кыңгырау" газетасы әнә шулай бүгенге көннәргәчә уңышлы эшли, балалар өчен генә түгел, педагоглар, тәрбиячеләр, ата-аналар өчен дә кирәкле һәм файдалы басмалардан санала.

Иҗат эшләрегез уңышлы дәвам итсен, көмешкыңгыраулылар! Сез булдырасыз, шул дәвердән бирле балаларга җан азыгы өләшәсез, аларның төрле жанрдагы иҗади тырышлыкларын газетада яктыртып барасыз икән - бу үзе зур батырлык. Тиражларыгыз күп булсын, сезне киләсе буын да яратып һәм кызыксынып укысын! Бу - үзе бер мәртәбә!»

Әлфия Самат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев