Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Сыерчык оялары ясау каян килеп чыккан?

Агач йорт рәвешендәге сыерчык оясы безнең илдә уйлап табылган.

Беренчеләрдән булып кошлар өчен йортларны меңәрләгән еллар элек индуслар төзи башлаган. Дини кануннар буенча, кеше тарафыннан барлык тереклек ияләренә, шул исәптән кошларга да мәхәббәт булырга тиеш.

Бик борынгы заманнарда ук индуслар Һиндстан территориясендә яшәгән сыерчыкның бер төре — майна өчен кабыклардан өйләр төзегән. 

Европада беренче сыерчык оялары XVI гасырда барлыкка килгән. Балчыктан ясалган оялар формасы буенча чүлмәкне хәтерләткән.

Ә инде агач йорт рәвешендәге сыерчык оясы безнең илдә уйлап табылган. Бүгенге көндә музейларда XIX һәм хәтта XVIII гасырларга караган экземплярларны күрергә мөмкин. Бер яктан ул оялар кошлар өчен сыену урыны булып хезмәт итсә, икенче яктан сәнгать әсәре булып торган.

Борынгы осталар үзләренең иҗат җимешләрен агачтан уеп ясаган, аларны кечкенә балконнар, тәрәзәләр белән бизәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев