Су гына димә...
Ашамыйча кеше якынча бер ай яши ала, ә сусыз бары тик берничә көн генә.
Кешенең уртача 65 % өлеше судан тора. Яңа туган баланың — 75 % ын, ә балигъ булган кешенең якынча 60 % ын су алып тора. Олыгайган саен, кеше организмында су кими.
Балигъ булган сәламәт кешедә суның тигезлеге яки су балансы күзәтелә. Ягъни, кешенең үзе эчә торган су күләме организмнан чыгарылучы суга тигез.
Су алмашы тере организмнарда матдәләр алмашының иң мөһим өлеше булып тора.
Су алмашы ашказанына кергән эчемлекләрдән һәм ашамлыклардан суны суыру, аны организмда урнаштыру, бөерләр аша аеру, сидек чыгару юллары, үпкә, тире һәм эчәклекләрдә бара торган процессларны үз эченә ала.
Шунысын да әйтергә кирәк, су организмга кергән майлар, углеводлар, аксымнар оксидлашканда да барлыкка килә. Мондый суны метаболитик су дип атыйлар.
«Метаболизм» — грек сүзе, һәм ул тәнәфес, әверелеш дигәнне аңлата.
Медицинада һәм биология фәнендә метаболизмны матдәләр һәм энергия әверелеше процессы дип тә атыйлар. Ә аның нигезендә организмның эшчәнлеге тора.
Аксымнар, майлар һәм углеводлар организмда су һәм углекислый газга кадәр оксидлашалар. 100 г май оксидлашканда — 107 г су, 100 г углевод оксидлашканда, 55,5 г су барлыкка килә.
Кайбер организмнар метаболитик су белән генә торалар, ягъни тышкы тирәлектән су кулланмыйлар. Әйтик, сыер көясе, Европада һәм Азиядәге кушаяклылар, Америкада көнгерә күсесе су эчми генә яши.
Дөя озак вакытлар ашамый-эчми тора ала. Мәсәлән, 450 кг авырлыктагы дөя чүлдә сигез көнлек юлда 100 кг авырлыгын югалтырга мөмкин. Ә аннары үз авырлыгын организмга тискәре тәэсирләр китермичә дә кайтара ала.
Билгеле булганча, аның организмы тукымалардагы һәм сеңерчәләрдәге сыеклык суын куллана. Дөянең өркәчендә зур күләмдә тупланган май була, ул бер яктан — азык запасы, ә икенче яктан метаболитик су чыганагы булып тора.
Кеше организмына бер көндә ризык белән барлыгы 2-2,5 л су керә. Су балансы ярдәмендә шуның кадәр үк су организмнан чыгарыла.
- Әгәр дә кеше организмы 6-8 % ка якын су югалтса, температура күтәрелә, тән кызара, йөрәк тибеше, сулыш ешая, мускуллар хәлсезләнә, баш әйләнә.
- 10 % су югалу организмда төзәлмәслек үзгәрешләргә китерергә мөмкин,
- ә 15-20 % та инде кеше үләргә дә мөмкин.
Бу вакытта кан шулкадәр куера, хәтта йөрәк аны организмга үткәрә алмый. Бер тәүлек эчендә йөрәк аша якынча 10 000 л кан уза.
Ашамыйча кеше якынча бер ай яши ала, ә сусыз бары тик берничә көн генә.
Организмның су җитмәүгә тәэсире — сусау. Сусауны авыз һәм йоткылык бизләренең су кимүгә ярсуы белән аңлаталар.
Организмдагы су алмашын үзәк нерв системасы һәм гормоннар көйләп тора. Көйләү системасының функциясе бозылу су алмашына да начар тәэсир ясый. Ә бу үз чиратында тәннең шешенүенә китерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев