Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Сөмбел Кашапова: «Узган ел китабым чыкты!»

Үткән елга нәтиҗә ясаганыгыз бармы сезнең? Ясап карагыз әле! Кызык бит ул! Актанышның Пучы мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Сөмбел Кашапова, миңа калса, узган елны беренче китабым чыккан иде дип искә алачак.

Укытучысы Гөлназ Муллагалиева җитәкчелегендә дип әйтик инде Гөлназның «Күңелемдә ургый хисләрем» дип исемләнгән әдәби җыентыгы нәшер ителгән. 


Җыентыкка унлап шигырем һәм хикәям керде, – дип сөйли Сөмбел.

Яп-яшь кыз өчен зур уңыш инде бу. Сиңа илһам еш килә, димәк?

– Төрлечә була. Кайвакытта бакчада эшләгәндә килә, кайвакытта – ял иткәндә. Күңелгә килгән юлларны тиз-тиз язып аласың да.... Шулай итеп шигырь туа.

 – Иҗат итүеңне киләчәктә дә дәвам итәрсең микән?

– Төп эшем башка булса да, күңел халәте өчен иҗат итәргә исәп. Танылган язучы Айгөл Әхмәтгалиеваның туганы бит мин! Минем дә аның кебек танылган язучы буласым килә!

Син бит әле олимпиадаларда да катнашасың?

Әйе. Рус һәм татар әдәбиятларыннан.

Үз теләгең белән әзерләнәсеңме, әллә укытучың сорагангамы?

– Үзем теләп, әлбәттә! Әдәбият – мин яраткан фән бит!

– Язучыларны күбрәк авылдан чыга диләр. Авылда яшәү ошыймы сиңа?

– Бик ошый. Мәктәбемне дә, авылымны да бик яратам.

– Үсеш өчен авыл җирендә мөмкинлекләр барыбер азрактыр инде ул?

– Белмим, минем шөгыльсез торганым юк. Дүрт ел укып, сәнгать мәктәбен дә тәмамладым. Рәсем ясарга яратам.

Тагын нишләргә яратасың?

– Ашарга әзерләргә...

– Өйдәгеләрне нинди тәм-томнар белән сыйлыйсың инде?

– Татар халкының иң тәмле ризыклары – бәлеш, өчпочмак белән!

– Киләчәктә кем булырга хыялланасың?

– Әтием үрнәгендә эшмәкәр булырга уйлыйм.

Гөлинә Гусамова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев