Сәләт тирәндә ята
Нәрсә ул «яшерен талант»?
Кайбер ата-аналар 1нче сыйныфка укырга барган балаларының начар сөйләшүенә, уку материалларын үзләштерә алмавына зарланып, өметсезлеккә бирелә. «Булмый моннан!» —дип, сабыйга кул селтәп куйганчы, психологлар аның башка сәләтләренә игътибар итәргә куша.
Бу чакта «яшерен талант» турында сүз бара икән. Мәктәп программасы кысаларына сыймаганлыктан, ул күренеп бетми. Психологлар искәртүенчә, табигый талантлы балаларның укуда артта калуы һәм язуы начар булуы да ихтимал. Моны кайбер тарихый дәлилләр дә раслый.
Александр Пушкин математикада «абсолют нуль» булган; Людвиг ван Бетховен гомере буе тапкырлау таблицасын ятламаган; Огюст Роден һәм Уинстон Черчилль бала чакта сакау булганнар; Роберт Берне укырга өйрәнә алмый җәфаланган; Альберт Эйнштейн унбиш яшендә, өлгермәве сәбәпле, гимназиядән куылган; Антон Чехов, тел фәнен белмәгәнлектән, 3 нче сыйныфта ике ел утырган; Федор Шаляпинны, җырлавының юне юк дип, чиркәү хорына алмаганнар; Максим Горькийны, киресенчә, хорга алсалар да, Казан университетының филология факультетына кабул итмәгәннәр.
«Евроталант» Европа ассоциациясенең мәгълүматларына караганда, өлгермәгән өчен мәктәптән куылган балаларның 30 проценты — табигый сәләтле, талантлы балалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев