Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Ә син уй­лый­сың­мы?

Ке­ше уй­лый баш­ла­сын өчен аның ки­мен­дә 23 ми­нут ва­кы­ты бу­лыр­га ти­еш. Лә­кин...

Ә син уй­лый­сың­мы?

Тик­ше­ре­нү­ләр күр­сәт­кән­чә, Рос­сия бе­лән Аме­ри­ка­да 10 яшь­кә­чә ба­ла­лар­ның 40 про­цен­ты да­и­ми рә­веш­тә он­лайн: алар ин­фор­ма­ция үз­ләш­те­рү­че­ләр. Ев­ро­па ил­лә­рен­дә бу яшь­тә ин­тер­нет­та аз­рак уты­ра­лар. Гер­ма­ни­я­дә, мә­сә­лән – 9 про­цент, Фран­ци­я­дә – 7 про­цент ба­ла­лар ин­тер­нет­та уты­ра. Лә­кин... 14-18 яшь­ләр­дә ин­де бу сан ти­гез­лә­шә яза: ул ур­та­ча 68 про­цент­ны тәш­кил итә! Ди­мәк, шул­ка­дәр яшүс­мер­нең фи­кер­ләү сер­ве­ры фор­ма­лаш­мый яки йо­кы ха­лә­тен­дә ди­гән сүз бу.

 

23 ми­ну­тың бар­мы?

Де­фолт-сис­те­ма эш­лә­сен өчен 23 ми­нут ва­кыт ки­рәк. Ягъ­ни ке­ше уй­лый баш­ла­сын өчен аның ки­мен­дә 23 ми­нут ва­кы­ты бу­лыр­га ти­еш. Лә­кин... ке­ше кө­не­нә якын­ча 80ләп тап­кыр те­ле­фон­га бү­ле­нә – смс ки­лә яки үзе яза, шал­ты­ра­та­лар, со­ци­аль чел­тәр­ләр­гә ке­реп чы­га...Ул 15 ми­нут са­ен бү­ле­неп то­ра! 23 ми­нут ва­кыт та­был­мый, ди­гән сүз бу. Ди­мәк, ке­ше­нең уй­лар­га ва­кы­ты бул­мый.

 

Ара­ла­шу азая

1997 ел­да эк­ран аша ара­ла­шу бе­лән күз­гә-күз  ара­ла­шу якын­ча ти­гез­лә­шә. Ә бе­рен­че ай­фон­нар бар­лык­ка кил­гәч, 2007 ел­да үза­ра ара­ла­шу 2 сә­гать­кә ка­ла, ә эк­ран аша ара­ла­шу 8 сә­гать­кә җи­тә.

 

«Цифр­лы» ау­тизм

Ин­тер­нет­ка ар­тык зур игъ­ти­бар бир­гән яшь­ләр бү­ген бер-бер­се бе­лән озак ва­кыт дус бу­ла, бәй­лә­неш сак­лый ал­мый­лар. Бер-бер­се­нең эч­ке дөнь­я­сы бе­лән кы­зык­сын­мый­лар. Ае­рым ке­ше­не шә­хес бу­ла­рак күр­ми­ләр, ә «ал­маш­ты­рып бу­ла тор­ган» зат итеп ке­нә ка­рый­лар. Со­ци­аль чел­тәр­ләр­дә шу­лай ич. Әле дус бу­ла ке­ше, әле «ка­ра» исем­лек­кә элә­гә. Хәт­та бер-бер­се бе­лән оч­ра­шу­га кил­гән егет бе­лән кыз да күп ва­кыт­ла­рын те­ле­фон­да үт­кә­рә­ләр. «Цифр­лы ау­тизм» дип ата­ла икән бу.

 

Экс­пе­ри­мент

2017 ел­да бер тик­ше­рү үт­кә­рә­ләр. Сту­дент­лар­ны өч төр­кем­гә бү­лә­ләр һәм тест­лар эш­лә­тә­ләр. Бе­рен­че төр­кем тест үт­кән­дә, те­ле­фон­на­рын баш­ка бүл­мә­дә кал­ды­рып ке­рә. Икен­че төр­кем­гә те­ле­фон­на­рын сум­ка­да ки­леш ау­ди­то­ри­я­гә алып ке­рер­гә рөх­сәт би­рә­ләр. Өчен­че төр­кем­гә те­ле­фон­на­рын эк­ра­нын ас­ка ка­ра­тып өс­тәл­дә то­тар­га мөм­кин­лек би­рә­ләр. Нә­ти­җә кы­зык! Хә­ер, кыз­га­ныч­рак шул: өчен­че төр­кем сту­дент­ла­ры тест­ла­рын күп­кә на­чар­рак үти. Хәт­та те­ле­фон­ның якын­да бу­луы да тик­ше­ре­нү­че­ләр­нең уй­лау сә­лә­тен ки­ме­тә, опе­ра­тив хә­те­рен на­ча­рай­та. Те­ле­фон ян­да бул­ган­да, ке­ше аң­гы­рая тө­шә, ди Анд­рей Кур­па­тов. Акыл­лы ах­мак­лар ар­та ба­ра! Ке­ше күп бе­лә, һәр­нәр­сә­гә үз фи­ке­ре бар, лә­кин шул ук ва­кыт­та сис­те­ма­лы фи­кер­ли бел­ми. Ул үзе­нә бир­гән ин­фор­ма­ци­я­не әзер ки­леш ке­нә үз­ләш­те­рә.

 

Нин­ди син, цифр­лы дөнья ба­ла­сы?

Те­ле­фон­да күп ва­кы­тын уз­дыр­ган яшүс­мер уңыш­сыз­лык­ла­рын авыр ки­че­рә, җи­ңел җи­ңү­ләр кө­тә. Де­фолт-сис­те­ма эш­лә­ми икән, ке­ше ки­лә­чәк­не на­чар кү­зал­лый, мак­сат­лар куя бел­ми. Ә мак­сат­сыз ке­ше – кая йө­зә­сен бел­мә­гән ко­раб ке­бек. Ба­шы­быз­га – ә ул прог­рам­ма би­рү­е­без­не кө­тә! – нәр­сә те­лә­гә­не­без­не ачык итеп әй­тер­гә ки­рәк. Авыр­лык­лар­дан ку­рык­мас­ка өй­рә­нер­гә ки­рәк! Дус­лар бе­лән күб­рәк ара­лаш, со­ци­аль чел­тәр­дә­ге ва­кы­тың­ны чик­лә – һәм үзең­дә­ге уңай үз­гә­реш­ләр­не сиз­ми дә ка­лыр­сың.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аутизм цифрлы аутизм замана баласы