Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Син кай­сы га­лак­ти­ка­дан?!

Әгәр эк­ран­га ике фо­то­су­рәт чы­гар­са­лар, бер­сен­дә та­ныл­ган җыр­чы­ның инс­таг­рам­да­гы фо­то­ла­ры, икен­че­сен­дә җит­ди текст бул­са, күз иң элек кай­сы­на тө­шә?

Юга­ры ме­то­до­ло­гия мәк­тә­бе пре­зи­ден­ты Анд­рей Кур­па­тов ки­тер­гән кы­зык­лы мәгъ­лү­мат­лар­га күз са­лыйк әле, дус­лар.

Тук­ла­ну­да нин­ди­дер  мат­дә­ләр җит­мә­сә, бу ке­ше­нең фи­зик үсе­ше­нә тәэ­сир итә.

Мә­сә­лән, ке­ше­нең теш­лә­ре бо­зы­ла, буе үс­ми, чәч­лә­ре төс­сез бу­ла. Ә ин­фор­ма­ци­он ти­рә­лек­тә бар­ган үз­гә­реш­ләр аның ру­хи үсе­ше­нә йо­гын­ты ясый икән. Һәм ни­чек ке­нә әле!

Әгәр эк­ран­га ике фо­то­су­рәт чы­гар­са­лар, бер­сен­дә та­ныл­ган җыр­чы­ның инс­таг­рам­да­гы фо­то­ла­ры, икен­че­сен­дә җит­ди текст бул­са, күз иң элек кай­сы­на тө­шә? Әл­бәт­тә, инс­та-фо­то­лар­га ин­де. Бу без­нең баш ми­е­нең җи­ңел юл­ны сай­лар­га яра­ту­ын­нан ки­лә. Без хә­зер Гу­тен­берг га­лак­ти­ка­сын­нан (Гу­тен­берг – бе­рен­че ки­тап бас­ты­ру­чы) Цу­кер­берг (мо­ны­сы – Facebook­ка ни­гез са­лу­чы) га­лак­ти­ка­сы­на кү­чеп ба­ра­быз, дип са­ный Анд­рей Кур­па­тов. Без­нең аңы­быз текст­лы фи­кер­ләү­дән күр­мә об­раз­лар сис­те­ма­сы­на ярак­ла­шып ки­лә. Ә ан­да ин­де ана­ли­тик, ягъ­ни сис­те­ма­лы фи­кер­ләү юк.

Ә син кайсы галактикадан, дустым?

 

Де­фолт-сис­те­ма

Без­нең баш мие өч ре­жим­да эш­ли икән. Бе­рен­че­сен­дә ул мәгъ­лү­мат­лар ка­бул итә – ак­тив ха­ләт­тә то­ра. Мә­сә­лән, укы­ту­чы сөй­ли – син тың­лый­сың. Икен­че­сен­дә ул ори­ент­ла­шу бе­лән мәш­гуль. Ки­но­зал­га кер­гәч, үз уры­ның­ны эз­лә­гән­дә, син шул «ре­жим­да» бу­ла­сың. Өчен­че­се – иң әһә­ми­ят­ле ре­жим: баш мие «уй­лый», лә­кин шул ук ва­кыт­та нәр­сә ту­рын­да уй­ла­га­ның­ны син үзең дә бел­ми­сең. Бу иң мө­һим ка­рар­лар ка­бул ите­лә тор­ган ва­кыт икән. «Эв­ри­ка!» дип Ар­хи­мед нәкъ шун­дый чак­та кыч­кы­рып җи­бәр­гән­дер.  Бу ре­жим­ны «де­фолт-сис­те­ма» ди га­лим. Ә ме­нә со­ци­аль чел­тәр­ләр­дә озак уты­ру­чы­лар­ның баш мие «йо­кы­га та­ла», алар бул­ган мәгъ­лү­мат­ны уй­ла­мый­ча гы­на «йо­тып» уты­ра­лар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев