Көмеш кыңгырау

Шотландлыларга кара мәче бәхет китерә

шотландия

Шотла́ндия – 1707 елга кадәр төньяк Аурупадагы бәйсез дәүләт, хәзерге вакытта Бөекбритания һәм Төньяк Ирландия Берләшкән Корольлеген тәшкил итүче илләр арасында иң киң автономиягә ия булганы. Шотландиянең үз парламенты, хокук системасы бар.

Шотландия Бөекбританиянең төньяк өлешен алып тора һәм көньякта Англия белән чиктәш.

Шотландиянең башкаласы – Эдинбург.

 Шотландия тарихы

Галимнәр фаразы буенча, Шотландиядә беренче кешеләр якынча 8 мең ел элек килеп чыга. Беренче даими тораклар 6 мең ел элек барлыкка килә. Язма тарихы хәзерге Англия һәм Уэльсның Рим империясе тарафыннан яулап алынуы белән башлана. Шотландия Рим империясе составына керми, анда азат пикт һәм гэль кабиләләре яши. Римлылар киткәннән соң алар берничә корольлеккә, шул исәптән Дал Риада корольлегенә дә нигез салалар. Ләкин Шотландия корольлегенең башлангычын 843 елда Кеннет Макальпинның скотлар һәм пиктларның берләшкән дәүләтенең короле булуы белән бәйлиләр.

Скара-Брей, Скейл култыгында урнашкан неолитик торак пункт.

Киләсе берничә гасыр эчендә Шотландия бүгенге чикләренә кадәр ирешә. Анда шул ук вакытта таркаулык сизелә, ләкин ул үз бәйсезлеген саклап килә һәм 1018 елда Шотландия короле Малкольм II Нортумбрияне Карем янындагы сугышта тар-мар итә.

XIII гасыр ахырына кадәр Шотландия чагыштырмача тыныч яши. 1296 елда Англия короле Эдуард I Спотсмур янындагы сугышта буйсынырга теләмәгән Шотландия гаскәрен тар-мар итә һәм бөтен илне яулап ала. Король Иоанна I Баллиол буйсынырга һәм корольлектән баш тартырга мәҗбүр була. Эдуард I үзен Шотландия короле буларак игълан итә.

Бәйсезлеген югалткан шотландиялеләр 1297 елда Уильям Уоллес һәм Эндрю Моррей җитәкчелегендә баш күтәрәләр. Стерлинг күперендәге сугышта инглиз гаскәре җиңелә. Эндрю Моррей сугышта алган җәрәхәтләрдән вафат була. Шотландия инглиз гаскәрләреннән азат ителә.

Эдуард I 1298 елда яңадан Шотландиягә гаскәр белән керә һәм Фолкерк сугышында шотландиялеләрне тар-мар итә. 1305 елда Уильям Уоллес бер рыцарьның хыянәте нәтиҗәсендә инглизләр кулына эләгә һәм җәзалап үтерелә.

Фолкерк сугышыннан соң бәйсезлек сугышы Роберт I Брюс (1306 елның 25 мартында Шотландия короле дип игълан ителә) җитәкчелегендә дәвам итә. 1314 елда инглизләр тулысынча тар-мар ителә. Роберт Брюс үлеменнән соң яңадан король урыны өчен көрәш башлана. Нәтиҗәдә 1371 елның 26 мартында Сконеда король буларак Роберт II игълан ителә. Якынча 300 ел дәвам иткән Стюартлар идарәсе дәвере башлана.

Урта гасырларның ахырында Шотландия ике мәдәни өлешкә бүленгән була: үзәнлекләрдә яшәүче һәм аралашу өчен инглиз-шотланд телен кулланучылар; тауларда яшәүче һәм шотланд (гэль) телендә аралашучылар. Тауларда шотланд клан системасы барлыкка килә.

1707 елда, «Уния турында Акт» кабул ителгәннән соң, Шотландия бәйсезлеген югалта.

2014 елның 18 сентябрендә Шотландиядә бәйсезлек мәсьәләсе турында референдум уздырылган, тавыш бирүчеләрнең 55% өлеше бәйсезлеккә каршы тавыш биргән.

Иң күренекле шотланд уен коралы – сорнай.

Шотланд биюләре арасында шотланд бал биюләре һәм аерым башкарылган «хайланд» киң таралган.

Климат

Климат океаник уртача. Гольфстрим агымы аркасында Шотландиядә шул ук киңлектә урнашкан башка Аурупа илләре белән чагыштырганда (мәсәлән, Норвегия) җылырак, ләкин Британиянең башка өлкәләренә карата салкынрак. Җирнең өслеге тигез булмаганга һава тотрыксызлыгы белән аерыла. Регионга көньк-көнбатыш җил хас. Ярларда һәм утрауларда еш кына каты җилләр һәм давыллар була. Иң салкын гыйнвар һәм февраль айларында уртача температура 5—7 °C тәшкил итә. Иң җылы июль һәм август айларында – 19 °C.

Шотландлылар турында кайбер кызык фактлар

* Баскычта кара мәче утырса өеңә уңыш бәхет килер

* Шотландиядә иң кыска авиарейс. У 74 секунд дәвам итә. Ярты минут эчендә Вестра утравыннан Папа Вестра утравына барып җитеп була.

* Шотландиядә ундүрт университет бар. Белем бирүгә, бу кечкенә илдә, игътибар бик  зур.

* Килтны алар бары тик бәйрәмнәрдә, туйда гына кияләр. Бу киемнең төсе һәм рәсеме һәр гаиләнең буыннан буынга күчә торган бер билгесе.

 * Яраткан уеннары бүрәнә ату. Еш кына  олы-олы бүрәнәләр ату буенча ярышлар оештыралар.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: