Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

«Сеңелкәш» фильмының яшь актерлары белән танышабыз

Бу көн­нәр­дә без мәш килеп Мос­тай Кә­рим­нең «Без­нең өй­нең яме» повес­те бу­ен­ча тө­ше­рел­гән «Се­ңелкәш» (0+) филь­мын ка­ра­дык. Әти-әни­ләр бе­лән бер­гә уты­рып карый тор­ган га­җәп ма­тур ки­но инде бу.

Ва­кый­га Бө­ек Ва­тан су­гы­шы ва­кы­тын­да, Урал тау­ла­ры итә­гендә утыр­ган кеч­ке­нә ге­нә баш­корт авы­лын­да ба­ра. Җә­мил исем­ле ма­лай­ның әти­се су­гыш­та. Ул аны хә­тер­лә­ми дә ди­яр­лек, тик бикбик кө­тә. Көн­нәр­дән бер­көн­не Җә­мил­нең әни­се Ти­мер­тау­га барып, дәү әни­лә­рен үз­лә­ре­нә алып кай­та. Ә икен­че көн­не ин­де та­гын юл­га җы­е­на. Һәм бу юлы ин­де Җә­мил­гә се­ңел­кәш алып кай­та! Җә­мил­нең әти­се бу кеч­ке­нә кызны фа­шист­лар ян­ды­рып үт­кән бер авыл­да, мич эчен­нән тап­кан бу­ла.

– Улым, бу си­нең сеңе­лең. Ок­са­на!  – ди әни­се Җә­мил­гә.  – Әти­ең си­ңа аны бик-бик яратыр­га, аның ту­рын­да кай­гыртыр­га куш­ты...

Фильм­да Җә­мил ро­лен Уфа ма­лае Арс­лан Крым­чу­рин, Ок­са­на ро­лен Мәс­кәү кы­зы, ин­де та­нылып өл­гер­гән акт­ри­са Мар­та Тимо­фе­е­ва баш­ка­ра.

Арслан

Арс­лан Крым­чу­рин әле бе­ренче сый­ныф­та гы­на укый. Сыйныф­таш­ла­ры аның зур ки­но ак­теры икән­ле­ген сиз­ми­ләр дә: ул нәкъ баш­ка­лар ке­бек укы­ту­чысын тың­лый, со­рау­лар­га җа­вап би­рә, пар­та­да­шы­на бу­лы­ша...

Укыр­га бик яра­та! Ае­ру­ча ма­тема­ти­ка­га мө­киб­бән. Баш­ка­лардан ба­ры тик дө­рес сөй­лә­ме һәм һәр нәр­сә­не ае­рым диккать бе­лән өй­рә­нүе, кы­зык­сыну­чан­лы­гы бе­лән ге­нә ае­рылып то­ра­дыр, мө­га­ен.

Әни­се Гү­зәл: «Ул һәр­ва­кыт шун­дый иде!»  – ди. Ма­лай үзен бе­лә баш­ла­ган­нан бир­ле ки­но­да уй­нар­га хы­ял­ла­на. «Сеңел­кәш»­тә­ге ро­ле – аның де­бю­ты.

Та­лант­лы ке­ше­ләр­нең төр­ле кы­зык­лы ма­вы­гу­ла­ры да бу­ла әле алар­ның. Арс­лан спид­ку­бинг­ны үз итә. Ру­бик к у ­б и ­г ы н утыз се­кундта җыя ала! О с ­т а ­л ы ­г ы бе­лән үзе­нең ютуб-к а­н а ­ лын­да да бү­ле­шә. «Чул­пы­лар» фес­ти­ва­лен­дә җыр­лап, үзе­нә режис­сер­лар­ның игъ­ти­бар юнәл­түлә­рен һәм «Се­ңел­кәш» филь­мында­гы төп роль­не нәкъ ме­нә аңа тап­шы­ру­ла­рын да өс­тә­сәк, Арслан­ның га­ди һәм бик та­лант­лы ма­лай икә­нен кү­рер­без.

Арс­лан, фильм­да­гы Җә­мил ке­бек үк, се­ңе­ле­се ту­рын­да кайгыр­тыр­га яра­та. Ир-егет за­тыннан ич ул! Бө­тен буш ва­кы­тын се­ңе­ле­се Ал­ты­най бе­лән үт­кә­рергә ты­ры­ша. Ә Ок­са­на бе­лән алар чын­нан да нәкъ ту­ган­нар ке­бек дус­ла­шып ки­тә­ләр. Фильм­да­гы су­гыш авырлык­ла­рын да, ба­ла­чак­ның нә­ни шат­лык­ла­рын да бер­гә­ләп үт­кә­рәләр шул алар.

Ә фильм­да­гы кайбер эпи­зод­лар­ны Арс­лан әле­гә ка­дәр оны­та ал­мый. Ае­ру­ча йө­зә дә бел­мә­гән ки­леш сал­кын су­лы ел­га­га ке­рү­ен («се­ңел­кәш­»ен яклап ин­де!) һәм шук ма­лай­лар кой­ма­га элеп кит­кәч, шун­да эленеп то­ру­ын оныт­мый.

Марта

Мар­та Ти­мо­фе­е­ва­ның ак­терлык юлы өч ай­лык ча­гын­нан ук баш­ла­на. Чын-чын­лап! Би­шек­тә ят­кан зәң­гәр күз­ле кыз­чык­ны күреп алып, әти-әни­се­нә аны подгуз­ник­лар рек­ла­ма­сын­да тө­шерер­гә тәкъ­дим итә­ләр.

Алар (әнисе Ан­на Ре­бец­ка­я – Мәс­кәү­дә Зур те­атр ба­ле­ри­на­сы, әти­се Анд­рей да иҗа­ди шә­хес  – хәр­би ор­кестр му­зы­кан­ты), бил­ге­ле, те­ләр-те­ләмәс ке­нә ри­за­лык би­рә. Ә ме­нә Мар­та шун­нан соң рек­ла­ма йолды­зы­на әй­лә­нә дә куя! Кыз­чыкның мон­дый эш­тән тәм та­бу­ын кү­реп, әти-әни­лә­ре аны те­атр студи­я­се­нә би­рә­ләр. Шун­да кыз­ны ки­но ре­жис­сер­ла­ры кү­реп ала.

Сәләт Голливудка илтә

Өч яшен­дә ул «Ка­бак» (0+) филь­мын­да тө­шә. Хә­зер исә аның ин­де кы­рык­тан ар­тык ро­ле бар! «Го­голь. На­ча­ло» (18+), «Д­ру­ги­е» (12+), «Мен­та­лист» (16+) һәм башка бик күп фильм­нар­да уй­ный ул... Ә күп­тән тү­гел исә Мар­та белән Гол­ли­вуд­та да конт­ракт тө­зегән­нәр! Ул ан­да Конс­танс Контрейр ди­гән баш­бир­мәс кыз бу­лып уй­на­я­чак. Мар­та­ны ин­де урам­да да таный­лар. Лә­кин ки­но йол­ды­зы­на әй­лән­сә дә, ул бик тый­нак һәм оял­чан кыз, ди аның ту­рын­да әни­се. Кыз бе­лән та­ныш бул­маган­нар бер­кай­чан да кар­шы­ларын­да та­ныл­ган ки­но йол­ды­зы то­ра дип уй­ла­ма­я­чак­лар. Әле ун яшь­тә ге­нә бул­са да, ул төр­ле эмоци­о­наль ха­ләт­ләр­гә тиз ге­нә ке­рә дә бе­лә икән. Әй­тик, шу­шы минут­та ук ни­чек елый баш­лар­га, яки кө­ләр­гә  – үзе­нең лайф­хак­лары да бар аның.

Һәр рольгә  – зур әзерлек белән

Һәр ро­ле­нә бик җит­ди ка­рый Мар­та. Баш­та га­и­лә­се бе­лән сцена­рий­ны укый­лар, ге­рой­ның харак­те­ры ту­рын­да бер­гә­лә­шеп уйла­на­лар. Ре­жис­сер яны­на ул ин­де сю­жет­ны бик әй­бәтләп өй­рә­неп ба­ра. Мар­та дә­рес­ләр­не күп калдыр­ма­сын өчен, га­дәт­тә фильм­га тө­ше­рү­не ял көн­нә­ре­нә бил­ге­лиләр. Мар­та га­дә­ти мәк­тәп­тә укый. Рә­сем ясар­га яра­та, инг­лиз те­лен нык­лап өй­рә­нә, бас­сейн­га йө­ри. Ул да спид­ку­бинг бе­лән ма­вы­га, тик ме­нә Арс­лан­нан аер­ма­лы була­рак, ма­те­ма­ти­ка­ны гы­на яратмый. Хә­ер, һәр­кем­нең үзе­нең ярат­кан фә­не, үз хы­ял­ла­ры, үз юлы бу­ла ул.

Арс­лан ди­гән­нән, «Се­ңел­кәш» филь­мын­да тө­шәр­гә әзер­лән­гәндә, Арс­лан бе­лән сөй­лә­шер өчен, Мар­та­га баш­корт те­лен өй­рә­нер­гә ту­ры ки­лә. Игъ­ти­бар итәр­сез әле – баш­корт­ча бик ма­тур сөй­ләшә бит ул ан­да. Сүз уңа­ен­нан шу­ны да әй­тик, ре­жис­сер Алек­сандр Га­ли­бин төшер­гән бу фильм Ял­та шә­һә­рен­дә үт­кән «Ев­ра­зия кү­пе­ре» ха­лы­ка­ра ки­но­фес­ти­ва­лен­дә гран-при яулый.

Лилия Фәттахова әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев