Саубул, кыш!
«Карап туймас соклангыч ул – ак балкышлы кышкы дөнья!» дип язган Фәнәвис Дәүләтбаев.
Кыш җитмәде миңа быел. Кыска булып тоелды. Карына күмелеп уйнап, чаңгыда шуып туймадым. Ә һавасы! Сулап туймаслык саф. Күкрәк тутырып бер сулыш алсаң да, җанга рәхәтлек иңә, күңел сафланып киткәндәй була.
...Кыш карлы була инде, диярсез. Әмма дә ләкин быелгы кебек карга юмарт кыш күргәнем юк иде әле. Урман сылулары чыршы белән наратка бигрәк килешә кар күлмәк. Кар ястыгына чумып утырган йортларга да бу халәт ошый кебек. Карагыз әле, кадерле кунакны каршы алган кебек кар сөлгеләрен матур итеп элеп куйган. Койма башларына оста итеп бүрекләрен дә кигертеп куйган. Иренмәгән, тырышкан.
Саубул инде, тырыш кыш!
Таңсылу Ганиева, Чаллы шәһәре, 2нче гимназия.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев