Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Сахрага чыгу

Халык бәйрәмнәре. Нәрсә ул «тавыкка» чыгу һәм «тәкәгә» чыгу?

Еллык бәйрәмнәр циклында әледән-әле табигать кочагына чыгып күмәк табын уздыру бик үзенчәлекле. Монда инде бөтен авыл халкы түгел, бәлки гаиләләр — туган-тумача һәм дус-иш катнаша торган булган. Әлбәттә, авыл хуҗалыгы эшләреннән бушаган араны сайлаганнар, көннәре турында да алдан ук сөйләшеп куйганнар. Кайчагында бер үк вакытта матур бер җиргә берничә гаилә чыккан. Әгәр куна чыксалар, җитәрлек кадәр азык-төлек кенә түгел, бәлки урын-җир әйберләре дә алганнар.

Әгәр 2–3 төн кунарга чыксалар, моны тәкәгә чыгу дигәннәр. Чыннан да бу очракта сарык суйганнар, ит пешергәннәр.

Гадәттә авылдан ераграк китәргә тырышканнар. Әгәр табигатькә чыгу кыска вакытта гына булып, төн кунмасалар, монысын тавыкка чыгу дип атаганнар. Бу вакытта үзләре белән тавык пешереп алып барганнар, яки аны шунда, казанда пешереп ашаганнар. Бәйрәм табыны уен-көлке белән үткән.

Гаилә белән чыгулардан тыш, табигатькә, алдан сөйләшенеп, хатыннар, кызлар да төркем-төркем булып чыкканнар, анда чәй кайнатып эчкәннәр. Моның өчен иң яраткан көннәр шомырт чәчәк аткан чак булган.
’Табигатькә чыгуны хозурга чыгу дип (регионның көнчыгыш төбәкләре) яки сәхәрә дип (Златоуст өязе Колмәт авылы), Стәрлетамак өязе Яңа Каргалы авылында сахрага чыгу дип атаганнар.

Мондый күмәкләшеп сыйлану, чәй эчү, уеннар уйнау кебек бәйрәмнәр Иж елгасы үзәнендә яшәгән татарларга да хас булган (Алабуга өязенең төньяк өлеше, Сарапул өязенең көньягы).

Касыйм татарлары Ука, Мукшы елгалары буена чыгып бәйрәм иткәннәр (Касыйм, Елатом өязләре).
Җәй көне табигать кочагына чыгу бәйрәмнәренең башкортларга да хас булганлыгын әйтеп үтәргә кирәк.
Җәй көне үткәрелә торган икенче хатын-кыз бәйрәме карга боткасы яки карга туе дип аталган. Аны елга бер тапкыр, чәчү эшләре төгәлләнгәч, аяз көннәрнең берсендә үткәргәннәр.

Бәйрәмдә кыз балалардан алып өлкән яшьтәге хатын-кызларга кадәр яше-карты катнаша торган булган. Күрше авылныкыларны да чакырганнар. Еш кына очракларда, мәсәлән Златоуст өязендә, бу бәйрәм күрше авыл (татар һәм башкорт) хатыннарының чиратлашып сыйлавы рәвешендә үткән. Әйтик, бәйрәмне башкорт авыллары Мастагул яки Ахун хатыннары башлап җибәргәннәр һәм Шәрип авылыннан татар (мишәр һәм типтәр) хатыннарын үзләренә чакырганнар. Кунакка чакырырга ике-өч хатын килә торган булган. Аннан соң Шәрип авылы хатыннары кунакка чакырганнар.

Бәйрәм күмәк табыннан гыйбарәт булган.

Сый өчен азык-төлекне алдан ук хәстәрләп куйганнар. Кайчагында акча җыйганнар һәм кирәк нәрсәләрне кибеттән сатып алганнар. Тауда зур казанда карга боткасы (гадәттә тары боткасы) пешергәннәр. Үзләре белән чәче буза (өй сырасы) алып килгәннәр. Сыйдан соң уеннар, төрле ярышлар башланган. Йөгерешү һәм сикерү ярышларында кызлар катнашкан. Җиңүчеләргә йомырка, яулык кебек өйдән алып киленгән бүләкләр бирелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев