Көмеш кыңгырау

Һәркайсының үз теле

Бөҗәкләр берьюлы берничә «телдә» сөйләшәләр. Орыну һәм исләр теле ул. Бөҗәкләр бүлеп чыгара торган исләр: «Исәнме, синең белән танышасым килә», «Игътибар, куркыныч!», «Йөгердек, әнә тегендә тәмле әйберләр күп!» дигәнне аңлатырга мөмкин. Мәсәлән, «өлкән» черкиләр махсус ис белән личинкаларга: «Үсми торыгыз, ризык барыгызга да җитмәячәк» дип «әйтәләр». Ә личинкалар шуны аңлыйлар һәм сабыр гына ризык булганны көтәләр.

Кырмыска дустына мыеклары белән кагылып, тәмле әйбернең кайда ятканын төгәл әйтеп бирә ала. Хәтта әле юл юнәлешен дә күрсәтә: янәсе «ике тапкыр сулга, өч тапкыр уңга борылгач».

Козгын дусларын очарга чакырганда алар өстеннән койрыгын тибрәтеп һәм үзенчәлекле тавыш чыгарып оча.

Тавык та чебиләренә күктән яки җирдән куркыныч янаганны белдерә. Ә әтәч тавыкларын нинди ризык тапканын белдереп, төрле авазлар чыгарып чакыра.

Африкада яшәүче маймыллар төрле авазлар белән иптәшләрен елан, каплан, бөркет якынлашуын «әйтеп» кисәтә.

        

Кешеләр маймылларны чукрак-телсезләр «теленә» өйрәткәннәр. Кайберләре хәтта меңәр «сүз» ятлаганнар һәм сөйләшәләр, балаларына да өйрәтәләр. Алар сүзләрдән җөмләләр җыялар һәм әйберләрне исемнәре белән атыйлар. Мәсәлән, бер маймыл кыярны «яшел банан» дип атаган.

Дөньяда иң акыллы хайваннар дельфиннармы? Приматлармы? Бәлки, йомрандыр? Әйе-әйе, шулай кинәт кенә әллә кайдан килеп чыккан сәеррәк кыяфәтле йомран иң акыллысыдыр. Белгечләр күптән түгел генә йомран теленең кодын ачканнар һәм барлык хайваннар арасында иң катлаулысы дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Йомраннар үзләренә якынлашкан җәнлекләрнең кыяфәтен, зурлыгын һәм төзелешен шулкадәр төгәллек белән җиткергәннәр ки, галимнәрне бу шаккаттырган. Алар хәтта кешенең өстендәге киемен дә аңлата алалар икән. Бер секундлык чиелдау белән алар әллә никадәр мәгълүмат тапшыра ала.

Ә агачта яшәүче «кайраучы» дип аталган коңгыз Морзе әлифбасына охшаш аралашу куллана икән. Ул башы белән агачка бәрә дә башкалары аны ишетәләр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: