Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Рәмис Латыйпов: «Татарга хайп кирәк!»

«Интертат» сайтында журналист Рәмис Латыйповның «Теорияләр» дип аталган яңа проекты башланды. «Теория»ләрнең берсен кыскартып без сезгә тәкъдим итәргә булдык.

Татарлык модалы, популяр, дәрәҗәле булсын өчен – аны дөнья күләмендә танытырлык адымнар кирәк.

Ни өчендер, татар үзенең бөек тарихын белергә теләми. Безнең бөек дәүләтләребез булган (хәрабәләре кул сузымында гына), ханнарыбыз булган (кайберләре Казан Кирмәнендә ята), Мәккәгә барып гарәпкә исламны өйрәтерлек дәрәҗәдә хәзрәтләребез булган, башкалар әле хәреф танымаган заманда, язучыбыз булган. Әмма ни гаҗәп – бүген күпчелек татарга бу бер дә кызык түгел, бу хакта сөйләгәндә, ул күкрәген горур киереп басмый. Телевизордан шул хакта сөйли башласалар, башка каналга күчереп куярга мөмкин.

Күз алдыбызда татар теленнән баш тарта. Конгресска килүчеләрнең дә күпмесе татар телен белми. Татар инглиз, кытай телен өйрәнә, «татар теле кирәк» дияргә мөмкин, әмма өйрәнми. Ник? Чөнки татар телендә ниндидер серлелек юк. Мифлар, брендлар һәм хайп заманасында татар теленең дә тылсымы булырга тиеш. Мисал өчен – дөньякүләм дәрәҗәдә кирәк булмаган корея телен яшьләр өйрәнә башлады. Ник? Корея җырлары, фильмнары, косметикасы белән үз телен модалы, серле итә алды. Татар да үз теле белән менә шундый хайп ясарга тиеш. «Татар» дигән сүз үзе үк «супер» дигән сүзнең синонимы булып яңгырарга тиеш.

Бу безнең кулдан килә. Мисал өчен, Татарстан хайп ясый алды. «Казанда 1 тәңкә табып, 1000 еллык ясау» – менә ул нинди шау-шу кубарды. Шулкадәр турист агыла Казанга – бу бит шул хайп нәтиҗәсе. Менә хәзер шушы ук әйберне татар белән дә ясарга кирәк.

Татарның бөтен өлкәләрен татарлаштырырга кирәк. Хәзергә татарның берничә өлкәсе генә татарча. Мәгариф, мәдәният, авыл хуҗалыгы... Бетте-китте бугай. Экология, икътисад, банк эше, сәнәгать, төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык, транспорт һәм башка өлкәләрне татарлаштырып кына да хайп ясарга була. Ә инде татарлык булган өлкәләрне «сүтеп җыярга» кирәк. Мәгарифтә татарлык бар, әмма кызганыч, ул мең дә бер тапкыр «Тукай теле – бөек тел» дигән, катып калган шигырьләрдән гыйбарәт. Татар мәктәпләренә татар шәхесләрен тәрбияләү бурыч итеп куелырга тиеш. Татар мәктәпләрен милли өлкәдә эшләгән татар шәхесләренә беркетергә – алар шунда иҗади түгәрәкләр оештырсын. Мәктәп бетергән укучылар үз халкын таныта белүне, фикер әйтүне өстенлекле күренеш дип танысын...

Фото idel-tat.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X