Көмеш кыңгырау

Пирамида, мумия, храм һәм фиргавеннәр иле...

Мисыр – пирамида, мумия, храм һәм фиргавеннәрнең әкияти җире. Бу ил халкы кунакларны кабул итәргә һәрвакыт шат. Мисырның истәлекле урыннары да искиткеч күп.

Илнең истәлекле урыннары тарихка чумарга ярдәм итә. Коры һәм эссе климат теләсә кайсы сезонда ял итәргә мөмкинлек бирә: хәтта кышкы айларда да диңгездә су температурасы 20 градустан югары тора. 

Пирамидалар

Пирамидалар Мисырның визит карточкасы һәм Җирдәге иң серле корылмалар булып тора. Барлыгы Мисырда 118 пирамида табылган. Инде күп еллар галимнәр аларның ничек барлыкка килүләре турында бәхәсләшә. Берәүләр моны Борынгы Мисыр патшаларының гадәти төрбәләре дип саный, икенчеләре пирамидалар төзү чит планета цивилизацияләре белән бәйле дигән фикердә тора. Төзелеш техникасы булмаган заманнарда мондый зур корылмаларны тудыруны күз алдына китерүе дә кыен. Иң танылган пирамидалар – Хеопс, Хефрен һәм Микерида. Алар известьтан салынган һәм таш плитәләр белән тышланган. Мәсәлән, Хеопс пирамидасының авырлыгы 4 миллион тоннага якын, биеклеге 139 метр, ә яше – 4,5 мең ел. Әлеге пирамидаларны безнең эрага кадәр XXVI гасырда, фараоннарның дүртенче династиясе идарә иткән чорда төзегәннәр. Бу мәһабәт корылмаларның ни өчен төзелгәнлеге бүгенге көнгә кадәр төгәл билгеле түгел. 

Шарм-эль-Шейх шәһәре

Синай ярымутравының көньягында Мисырның тагын бер истәлекле урынын – Шарм-эль-Шейх шәһәрен очратырга мөмкин. Сәяхәтчеләр бу шәһәрне бигрәк тә ярата. Монда үзенчәлекле җирле пейзаж: таулар, комлык һәм тирән тар үзәнлекләр, хәрабәләр хөкем сөрә. Санап бетергесез санда пальмалар, кечкенә җете яшел болыннар, сирәк чәчәкләрнең күптөрлелеге, малахит диңгезе, чиста комлы эре пляжлар – болар барысы да чүлдәге чын оазиска охшаган. Шәһәр – су астында йөзәргә яратучыларны да җәлеп итә. Биредә Рас-Мөхәммәд милли паркы бар, анда бик күп мәрҗәннәр һәм төрле төстәге фауналар урнашкан.

Нил елгасы

Нил – дөньяда иң озын елгаларның берсе. Аның озынлыгы 6852 километрны тәшкил итә. (Дөньяның иң озын елгасы Амазонка санала, озынлыгы 9750 км.) Нил үзенең башлангычын Кения, Танзания һәм Уганда территориясендә урнашкан Виктория күленнән ала һәм Урта диңгезгә коя. Борынгы телдән тәрҗемә иткәндә Нил «су» яки «үзән» дигәнне аңлата. Борынгы мисырлылар өчен Нил яшәү чыганагы булган. Алар моннан чәчүлекләр өчен су алганнар, балык тотканнар, Нил бик мөһим транспорт юлы саналган. Һәм, киресенчә, боларның табигатькә зыяны да булмый калмаган: вакытлы су басулар һәм корылыклар фиргавеннәр династиясенә зыян китергән. Нилның үзенчәлеге шунда, елның эссе вакытында аның суы кимеми. Ул, киресенчә, төсен үзгәртеп, якын-тирәдәге җирләрне кызыл төскә буяп, ярларыннан ташып ага.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: