Реклама
Аларны элек тә бутаганнар, хәзер дә кулланылышлары хакында уйлап та карамыйлар.
«Ошау» сүзе урысчадан - «нравиться, понравиться, приглянуться, прийтись по вкусу кого-либо»; ә «охшау» сүзе «походить, быть похожим, напомнить кого-либо, сходство, подражать» мәгънәсендә йөри.
Ә татарлар шушы ике сүзне рәхәтләнеп бутыйлар. «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге» дә бу ике сүзне куллануда буталчык китереп чыгара. Анда «ошау» сүзенең төшенчәсе «кемдә дә булса уңай, яхшы тәэсир тудыру, күңелгә хуш килү», «кемнең дә булса таләпләренә, зәвыкларына ярау, яраклы булу, нәрсә дә булса эшләргә ярату, шуннан канәгатьлек, ләззәт табу» дип бирелә дә, буталчыктан башка нәрсә тудыра алмаган «охшау» дигән өченче мәгънәсе китерелә.
Кайчан, нинди очракларда «охшау» формасы кулланыла соң? Мәсәлән, бер мисал. «Бу җыен моңа кадәр була торган җыеннарга ошамаган иде». Бу җөмләдә «ошамаган» сүзен «охшамаган» сүзе белән алыштырсак, без аның нәкъ урынында булырга тиешлеген күрәбез түгелме?
Ә русларда андый буталыш юк бит!
Әхәт Сафиуллин.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз