Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Олимпиада, иң матур спорт төре һәм Камилә турында...

4 февральдә Кытайда Пекин шәһәрендә XXIV кышкы Олимпия уеннары башлана. Бу дөньякүләм чарада 95 илдән 4 мең атлет катнашыр дип көтелә. Алар 7 спорт төре буенча, 15 дисциплинада көч сынашачаклар, 109 комплект медаль уйнатылачак.

Олим­пия уен­на­ры өч урын­да бу­лыр дип кө­те­лә: Пе­кин­да, Янь­цин­да и Ч­жанц­зя­коу­да. Олим­пи­я­да­ның ачы­лу-ябы­лу тан­та­на­ла­ры, фи­гу­ра­лы шуу, шорт-трек, хок­кей, кер­линг Пе­кин­да уза­чак. 3

Олим­пи­а­да­да кат­на­ша­чак та­тар, Та­тарс­тан спорт­чы­ла­ры бай­так, әл­бәт­тә. Әм­ма без­не ае­ру­ча кы­зык­сын­дыр­га­ны, мө­га­ен, фи­гу­ра­лы шуу ос­та­сы Ка­ми­лә Вә­ли­е­ва­дыр. Бер­дән, без фи­гу­ра­лы шуу­ны, го­му­мән, яра­та­быз. Һәм ан­да бы­ел да бар­лык приз­лы урын­нар­ны без­не­ке­ләр би­ләр­гә мөм­кин. Икен­че­дән, үзе­без­не­ке­ләр ара­сын­да да бе­рен­че­лек өчен кө­рәш бу­лыр­га оша­ган бит әле. Чөн­ки Олим­пи­а­да­га ба­ру­чы кыз­лар – Ка­ми­лә Ва­ли­е­ва, Ан­на Щер­ба­ко­ва, Алек­санд­ра Тру­со­ва – ба­ры­сы да көч­ле­ләр.  

«Кос­мос кы­зы»

Сез дә игъ­ти­бар ит­кән­сез­дер ин­де – бел­геч­ләр Ка­ми­лә Вә­ли­е­ва­ны кос­мос­тан, ди­ләр. Без­гә мо­ны ише­түе ае­ру­ча рә­хәт, чөн­ки ае­ру­ча да без­не­ке бит ин­де ул Ка­ми­лә, та­тар!

Ка­ми­лә 2006 ел­да Ка­зан­да дөнь­я­га кил­гән. Фи­гу­ра­лы шуу­дан тыш, ун яшь­кә ка­дәр ба­лет һәм гим­нас­ти­ка бе­лән дә шө­гыль­лән­гән. Өче­се ара­сын­нан фи­гу­ра­лы шуу­ны сай­ла­гач, алар га­и­лә­лә­ре бе­лән Мәс­кәү­гә кү­чен­гән­нәр һәм 2018 ел­да Ка­ми­лә Эте­ри Тут­бе­рид­зе төр­ке­ме­нә элә­гү на­сыйп бул­ган.

15 яшь­лек Ка­ми­лә Вә­ли­е­ва ин­де дөнь­я­кү­ләм фи­гу­ра­лы шуу та­ри­хы­на ке­рер­гә дә өл­гер­де. Күп­тән тү­гел ул Ев­ро­па чем­пи­о­на­тын­да 259,06 балл җы­еп һәм үз ре­кор­дын яңар­тып, ал­тын ме­даль яу­ла­ды.

Бү­ген Ка­ми­лә ха­тын-кыз­лар ара­сын­да иң көч­ле һәм иң по­пу­ляр фи­гу­ра­чы­лар­ның бер­се. Рос­си­я­дә ге­нә тү­гел, дөнь­я­да да! Ул игъ­ти­бар­ны «дүрт­ле саль­хов», «өч­ле ак­сель», «дүрт­ле ту­луп»­ла­ры бе­лән ге­нә тү­гел, хә­рә­кәт­лә­ре­нең ба­лет­ка тар­тым бу­луы бе­лән дә җә­леп итә. Та­тар­лар­га биг­рәк тә хас тый­нак­лы­гы, үҗәт­ле­ге, ты­рыш­лы­гы бе­лән дә, әл­бәт­тә!

Фи­гу­ра­лы шуу кай­чан ки­леп чык­кан?

Сө­як­тән эш­лән­гән конь­ки­лар бик күп­тән – брон­за га­сыр­лар­да ук ки­леп чык­кан. Ә ме­нә фи­гу­ра­лы шуу ти­мер­дән эш­лән­гән ике «ка­быр­га­лы» конь­ки­лар бе­лән бер­гә ту­ган.

Иң бе­рен­че Гол­лан­ди­я­дә, XII—XIV га­сыр­лар­да. Фи­гу­ра­лы шуу­чы­лар­ның бе­рен­че клуб­ла­ры XVIII га­сыр­да (1772 ел­лар­да) Бри­та­ни­я­дә бар­лык­ка кил­гән. Һәм фи­гу­ра­лы шуу­ның ка­гый­дә­лә­ре дә тер­кәл­гән.

Фи­гу­ра­лы шуу Ев­ро­па­дан Аме­ри­ка­га һәм Ка­на­да­га ба­рып эләк­кән. шу­ны­сы кы­зык – 19 га­сыр ур­та­сын­да бө­тен тех­ник алым­нар бил­ге­ле бул­ган. «Ти­ме­ряк­та шуу сән­га­те» ди­гән ки­тап та ба­сы­лып чык­кан хәт­та. Ә аме­ри­ка­лы

Джек­сон Хейнз үзе би­ю­че һәм ти­ме­ра­як­та йө­рү­че бу­ла­рак, ике­сен ку­шып, му­зы­ка ас­тын­да һәм бию хә­рә­кәт­лә­ре бе­лән ти­ме­ра­як­та  шуу­ны уй­лап тап­кан.  

Фи­гу­ра­лы шуу спорт тө­ре дип 1871 ел­да, конь­ки­да ча­бу­чы­лар­ның 1 конг­рес­сын­да та­ныл­ган. Ә 1882 ел­да Ве­на­да бе­рен­че Ев­ро­па­кү­ләм фи­гу­ра­лы шуу ярыш­ла­ры уз­ган.

Ке­нәз Юсу­пов­лар бак­ча­сын­да – бе­рен­че ярыш­лар

Рос­си­я­гә бе­рен­че ти­ме­ра­як­лар­ны Ев­ро­па­дан Петр I алып кай­та. Ә бе­лә­сез ми­кән сез, Рос­си­я­дә фи­гу­ра­лы шуу­чы­лар өчен бе­рен­че шу­га­лак Мәс­кәү­нең Са­до­вая ура­мын­да­гы ке­нәз Юсу­пов­лар бак­ча­сын­да 1864 ел­да ачы­ла. Ә 1890 ел­да би­ре­дә фи­гу­ра­лы шуу ярыш­ла­ры оеш­ты­ры­ла. Ан­да спорт­чы­лар бө­тен дөнь­я­дан җы­ел­ган. Кыс­ка­сы, бу рәс­ми бул­ма­ган Дөнья чем­пи­о­на­ты­на әве­ре­лә. Бе­рен­че рәс­ми чем­пи­о­нат 4 ел­дан соң Санкт-Пе­тер­бург­та уза.

7-8 яшь­тән

Фи­гу­ра­лы шуу­чы нин­ди сый­фат­лар­га ия бу­лыр­га ти­еш соң? Бе­рен­че чи­рат­та мак­сат­чан­лык­ка, ди­ләр бел­геч­ләр. Кат­гый тәр­тип, үз-үзе­нә ыша­ныч, җы­е­ла, кау­шау­ны җи­ңә алу, их­ты­яр кө­че, җи­ңү­гә ом­ты­лыш – бо­лар ба­ры­сы да ки­рәк. Тү­зем­ле­лек, җи­тез­лек, сы­гыл­ма­лы­лык та, бил­ге­ле, бу­лыр­га ти­еш.

Уңыш­ка ире­шү өчен иң мө­һи­ме – фи­гу­ра­лы шуу­чы ти­гез­лек­не сак­лый бе­лер­гә ти­еш, ди­ләр тре­нер­лар. Ритм­ны тою да бик ки­рәк.

Фи­гу­ра­лы шуу бе­лән 7-8 яшь­тән шө­гыль­лә­нә баш­лар­га ки­рәк, ди­ләр бел­геч­ләр. Бу про­фес­си­о­наль спорт­чы бу­лыр­га те­лә­гән­нәр өчен. Ә го­му­мән ал­ган­да, фи­гу­ра­лы шуу бе­лән шө­гыль­лә­нер­гә бер­кай­чан да соң тү­гел.

Күп тап­кыр һәм аз-аз­лап

Фи­гу­рист­ның ра­ци­о­ны тук­лык­лы бу­лыр­га ти­еш, ди­ләр ди­е­то­лог­лар. Май­сыз ит, ба­лык, ток­мач, яр­ма... Тре­ни­ров­ка­лар­га исә җи­ләк-җи­меш суы алып ки­лер­гә ки­ңәш ите­лә. Али­на За­һи­то­ва исә тук­ла­ну­ның аер­ма­сын: күп тап­кыр һәм аз-аз­лап дип аң­лат­кан иде. Ри­зык­ның кү­лә­ме, кү­рә­сең, мө­һим­дер.

Та­гын бер кы­зык үзен­чә­лек – еш авы­рый тор­ган ба­ла­лар­га фи­гу­ра­лы шуу бе­лән шө­гыль­лә­нер­гә ки­ңәш итә­ләр икән. Су­лыш юл­ла­ры авы­ру­ла­рын­нан җә­фа чи­гү­че­ләр өчен фи­гу­ра­лы шуу ме­нә ди­гән дә­ва, ди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев