Өегездә нәрсә яши: керпеме, әллә янутмы?..
Күз алдыңа китер, синең бүлмәңдә сөйрәлүче җан иясе бар, ягъни мәсәлән кәлтә.
Кешелек дөньясы элек-электән төрле йорт хайваннары белән дус яшәгән. Этләр һәм мәчеләр, атлар һәм сыерлар, сарыклар һәм кәҗәләр хуҗаларына гомер буе тугры булган. Әлбәттә, аларны юкка гына асрамаганнар. Җәнлекләр барысы да диярлек ярдәмче булган: кайсылары кешеләргә ризык һәм кием биргәннәр, кайберләре йорт-җирне саклаган, корткычлардан арынырга ярдәм иткән һәм ауда зур булышчы булган. Календарь битләрендә безнең дүрт аяклы дусларыбызга аерым бер көн бәйрәм буларак бирелгән: 30нчы ноябрь – Бөтендөнья йорт хайваннары көне.
Бүгенге көндә исә күп очракта хайваннар ярдәмче ролендә түгел, ә кешеләрнең якын «дуслар»ына әверелеп бара. Без ияләшкән эт, мәче һәм балыклардан кала, экзотик матурлыкка ия, гаҗәеп тышкы кыяфәтле һәм сәер гадәтле хайваннарга игътибар көннән-көн арта. Бүген сүзебез шундый җан ияләре турында булыр.
Игуана
Күз алдыңа китер, синең бүлмәңдә сөйрәлүче җан иясе бар, ягъни мәсәлән кәлтә. Башкача аларны игуана дип йөртәләр. Бик әкрен хәрәкәт итүче, артык шау-шу һәм тәртипсезлек тудырмый торган тәрбияләнүче. Бу кәлтәнең тешләре, бер төшкәч, яңадан үсәргә сәләтле. Алар исне телләре белән дә тоя. Тискәре ягы шунда: игуанның тешләү гадәте бар. Әгәр дә аларга берәр нәрсә ошамый икән, алар хәтта хуҗасын да тешләп алырга сәләтле. Тагын бер мөһим әйбер – игуаналарга безнең якларда һәрвакыт салкын. Шуңа күрә, елның салкын вакытында, ул яшәгән бүлмәне өстәмә җылытырга кирәк.
Үрмәкүч
Тарантулны шәһәр йортларында бик еш очратырга мөмкин. Аны каплаулы савытта тотарга һәм иреккә җибәрмәскә кирәк. Үрмәкүчнең тешләп алу куркынычы бар. Тарантул агуы кешеләр өчен куркыныч булмаса да, бик үк яхшы тәэсир калдырмый. Тарантулларның гомер озынлыгы якынча унбиш ел тирәсе. Шунысы кызык: үрмәкүчләрне көн саен, хәтта атнага бер ашатып торырга кирәкми. Гадәттә ай ярым, ике айга бер биргән азыкны алар икенче тапкырга кадәр җиткерә.
Керпе
Керпе кергән йортка бәхет килер дигәннәр. Авылларда йорт-җиргә кунак буларак аяк баскан керпене еш очратырга була. Баксаң, кайберәүләр хәтта шәһәр җирендә дә керпе асрый икән. Алар аз ашый, энәләре дә без уйлаган кадәр ук каты түгел, әллә ни зыян да салмый. Тик аларның төнлә белән активлыгы арта. Керпе каты басып йөри һәм төрле тавышлар чыгара башлый. Шуңа да алар йокларга комачаулый. Сүз уңаеннан, керпе тәүлегенә ике чакрым тирәсе ара уза икән. Яшәү рәвешенә караганда, табигатьтә күп дигәндә биш ел, ә зоопарк яки хуҗалыкта – ун ел яши ала.
Буйлы янут
Бу җан ияләре хуҗалары өчен яхшы юлдаш санала. Алар бик аралашучан һәм үзләре белән уйнаганны ярата. Янутлар бик акыллы. Шуңа күрә аларга кычкырсалар, алар үпкәләргә һәм үч алырга мөмкин. Янутның уртача авырлыгы – 3-12 килограмм, озынлыгы – ярты метрга кадәр җитә. Ул бик чиста хайван. Шуңа күрә өйдә аунап ятучы носки яисә телефонны җыеп, юып куярга да мөмкин икән. Әгәр дә өйдә аннан кала башка йорт хайваны да булса, ул, һичшиксез, аның азыгын үзенеке итәчәк. Бу сөйкемле хайванның үзенчәлеге – кирәгеннән артык кызыксынучан һәм кыю булуында. Алар пәрдәгә менәргә яки балкон аша күрше йортка керергә сәләтле.
Җир ташбакасы
Өйдәге җан иясенә артык игътибар күрсәтергә вакыты булмаганнар өчен иң кулай вариант – ташбака. Аның өчен яшәү минимумы булып ташлар белән су салынган һәм яктыртылган террариум тора. Савыттагы суны атна саен алыштырып торырга кирәк, ә террариумны айга бер тапкыр чистарту да җитә. Бу дусны махсус азык белән яисә көндәлектәге яшелчәләр, табигый продуктлар белән сыйларга мөмкин. Ташбаканы әллә ни кайгыртып торасы да юк. Атнага бер тапкыр аякларын һәм кабырчыгын йомшак кисточка белән чистарту иң яхшысы. Һәм кайвакыт аларны өй буйлап йөрергә җибәрергә кирәк булачак.
Фатирларда һәм йортларда асрарга тыелган хайваннар исемлеге дә бар. Аларга агулы хайваннар, зур ерткыч җан ияләре (авырлыгы 20 килограммнан арткан), диңгез имезүчеләре һәм жираф, фил, бегемот кебек зур җәнлекләр керә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев