Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Нәни блогер-миллионер

Кеп-кечкенә блогерлар арасында инде миллионнар эшләүчеләр бар. Америка журналы Forbes төзегән дөньяның иң бай блогерлары исемлегендә өченче урында – Настя Радзинская. Биш яшьлек Краснодар кызы елына 18 миллион доллар табыш ала!

Кызның берничә каналы бар, анда 107 миллионнан артык кеше язылган. Ә роликларын 41 миллиард тапкыр караганнар. Like Nastya Vlog каналындагы иң популяр видеосын 767 миллион кеше күргән!

Ә бу популярлыкның башы ... кызның авыруы белән бәйле. Кечкенә Настяда ДЦП авыруы билгеләре күренгәч, табиблар әти-әниләренә камера каршында ешрак булырга киңәш бирәләр. Бу – үзенә күрә терапия була. Нәтиҗәдә Настяда авыру билгеләре уза, ә каналлары гаҗәеп популяр булып китә.

Бу видеоларда әллә ни искитмәле нәрсәләр дә юк: кыз уенчыклар белән мәш килә, аттракционнарда уйный, челленджларда катнаша. Ә аның каналында үз рекламаларын урнаштыру өчен Lego, Danone кебек брендлы фирмалар миллионнар түләргә әзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев