Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Нинди музыка тыңлаганыңны әйтсәң - холкыңны әйтеп бирәм

Әйдәле, тест үтеп карыйк!

Әйдәле, тест үтеп карыйк! 
Хәзерге вакытта кешенең нинди музыка тыңлавына карап аның холык үзенчәлекләре, вакыйгаларга карашы хакында күпне әйтеп була икән. 

Әйдә, тикшереп карыйк әле! 

  • Әгәр дә син заманча көйләр, ягъни TikTok тренд җырлары, Karna.Val, Егор Шип, Даня Милохин, Егор Крид, Gayazov$ Brother$ кебек җырлар тыңларга ярата икәнсең, димәк:

бу синең күпкырлы, актив, бер урында тиктормаган кеше булуыңны дәлилли. Шулай ук, замана белән бергә атлап барасың, һәм яшьтәшләреңән бер адым да артта калудан куркасың. Сиңа кәефләнеп, һәр мизгелнең рәхәтен тоеп яшәү бик тә ошый. Син алай киләчәк турында уйламыйсың, бүгенге көн белән яшисең, һәм алдагы киләчәк алсу томан аша төсле ямьле һәм гамьсез итеп тоясың.

Киңәшләр: әзрәк җитдирәк булырга, киләчәк тормыш хакында уйланырга тырыш. Үзеңне нинди һөнәр иясе итеп күрәсең? Шушы өлкәдә тәҗрибә туплап, белемнәреңне ныгытып ал. Авырлыклар астында сыгылып калмас өчен, алдан тормыш сынауларына әзерлән. Кызганычка, тормышның тоташ актан гына тормавын аңла, һәм шуңа киләчәгенә җитдирәк кара. Шул ук вакытта шаян гамьсезлегеңне дә югалтма, бу бит сиңа бигрәк килешә ☺

  • Әгәр дә син мәгънәле, үзәкне өздерә торган моңлы, аеруча чит ил җырларын (ABBA, Imagine Dragons, Beatles, Harry Styles һ.б.) хисләнеп тыңлыйсың икән — димәк:


син бик хисле, тормышка җитди, салкын караш белән караучы кеше. Син үзеңне инде күпне күргән, уттан-судан узган кеше дип саныйсың, һәм башкаларга бераз өстән карыйсың. Син шулай ук бик җаваплы кеше, һәм башкаларда да бу сыйфатны күрергә телисең. Син барлык эшне дә җиренә җиткереп, пөхтә итеп башкарасың, шул ук вакытта син еш эч пошудан газапланасың һәм үзеңне ялгыз итеп тоясың. 

Киңәшләр: Җаваплылык, салкын акыл, һичшиксез, бик файдалы һәм кирәкле сыйфатлар, әмма, килешәсеңдер, моның белән генә чикләнеп булмый. Эшне никадәр генә чиста, төгәл башкармасаң да, тәмләп ял итүгә, кәефләнеп бию, кычкырып җырлауга, бала-чага төсле сикереп сөенүгә ни тора? Һәр мизгелнең тәмен тоеп, рәхәтләнеп, ләззәтләнеп яшәп кара әле, дустым. Шикләнмим дә, бу яшәү «стайлы» сиңа бииик нык ашап китәчәк! 

Аннан соң, аралаш, яңа дуслар тап. Беркемгә оялма, үзеңнән шикләнә, тормыш алай куркыныч түгел, ышан, дустым. 

Син үзеңне һәм тормышны яратсаң, һичшиксез, алар да сиңа шуның белән җавап бирәчәк.

 

  • Әгәр дә син хәзерге вакытта киң таралган рус җырларын: Мияги&Эндшпиль, Jony, Конфуз һ.б. яратып тыңлыйсың икән, димәк:


син бик шаян, аралашучан кеше. Синең дусларын да күп, син компанияда да үзеңне күрсәтеп, шаян сүзләрең һәм киң елмаюың белән аерылып торасың. Сине яраталар, син тирә-юньдәгеләр белән тиз уртак тел табасың. Әмма шул ук вакытта син тыныч, салкын да була беләсең. Әгәр дә кирәк икән, син тиз дөрес юлны таба һәм дөрес фикергә килә аласың.

Иң мөһиме, син һәрвакыт шаян булсаң да, аек акылны беркайчан да югалтмыйсың. 

Киңәшләр: Мин сиңа якыннарыңа, тирә-юньдәге кешеләргә игътибарлырак карарга һәм башкарның да фикеренә хөрмәт белән карарга киңәш итәм. Син аңла: һәр кеше дә шәхес, һәр кеше дә хөрмәтекә, җылы мөнәсәбәтләргә мохтаҗ. Һәм шуңа күрә дусларыңа, әти-әни, туганнарыңа җылыңны кызганма, алар белән гел мөлаем, ачык йөзле булырга тырыш. 

Син күп шаярасың һәм көләсең, әмма якын кешеләрең кайвакыт, аеруча авыр хәл булганда, төпле киңәш, нык терәккә бик тә мохтаҗ булалар шул. Шуңа күрә аларны авыр хәлдә көчеңнән килгәнчә кара һәм сакла. Аннары исә, шкләнмә дә, сиңа ярдәм кирәк кирәк булганда, алар да, кырык эшен кырык якка ташлап синең яныңа йөгереп киләчәкләр.

Әгәр дә син K-Pop, ягъни Көньяк Корея (BTS, Blackpink, һ.б.) музыкасына өстенлек бирәсең икәнсең, димәк: 
син бик максатчан кеше. Син гел үзеңә яңа максатлар куясың, тормышка планнар корасың, киләчәктә үзеңне «зур» кеше итеп күзалларга яратасың. Синең тормышка һәм тирә-яктаны кешеләргә таләпләрең югары. Син бар нәрсәне дә идеальлештерергә яратасың һәм үзеңне гел иң яхшысы итеп тоярга яратасың. Шул ук вакытта син бик нәзакәтле, хыялый кеше дә. Сиңа авыр сүзләр, тормыштагы пычрак белән килешергә бик авыр. Син озын көзге кичләрне эскәмиядә яфраклар кыштырдавын тыңлап, якты киләчәк хакында хыялланырга һәм тормышның гаделсезлеге, ачы яклары турында уйланып утырырга яратасың. 

Киңәшләр: Дустым, беренчедән, үзеңә ирешә алмаслык максатлар куйма, югыйсә сиңа җиңелү белән килешергә авыррак булачак. Шул ук вакытта, хыял дөньясы нинди генә татлы булса да, күбрәк җирдә яшә, яме. Беләсеңме, иң яхшысы, нишләргә? Реаль тормышыңны хыялыңдагы төсле ит. Бу авыр түгел. Син тырышсаң, барысын да булдырачаксың, мин шикләнмим дә.

Безләрне дә онытмагыз

Дустым, әгәр дә син көн дәвамында «араларда югалма, монда бул кыю» яисә «вакыт узса да, мин Раушан баласы» дип җырлап йөрисең икән, «ә мине онытып калдырган бу Рәйсә», — дип үпкәләргә берүк ашыкма! 
Менә монда алар, «Сәләт» балаларың җыены. Тантаналы рәвештә игълан итәм, әгәр дә син Malsi Music, Ilgiz, Zarina җырларын тыңлыйсың икән, димәк, син чын патриот һәм текә сәлкеш. 

Ә киңәшем бер генә: ябалак рухын югалтма!

Топ биш җыр: (ихлас күңелдән тагын бер кабат тыңларга киңәш итәм)
1. Imagine Dragons — «Believer».
2. Рөстәм Галимҗанов — «Бәхет Яңгыры».
3. Ранетки — «Чемпионы Любви».
4. TheFatRat — «Rise Up».
5. Макс Корж — «Горы по колено».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев