Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Ни өчен көз көне яфраклар саргая? (тәҗрибә)

Көзен яфракларның ни өчен саргайганын тәҗрибә аша ачыклыйбыз.

Тәҗрибә өчен фольга, скотч, кайчы, яшел төстәге зур агач яфрагы.

Фольгадан берәр фигура кисеп ал (йолдызчык, түгәрәк яки шакмак). Урамнан берәр зур яшел яфрак алып кер дә фигураны яфракның тышкы ягына скотч белән беркетеп куй.

3-4 көннән скотчны куптарып карасаң, фигура торган урынның саргайганын күрерсең.

Фәнни аңлатма.

Яфракларда хлорофилл дигән матдә була. Нәкъ менә шул матдә яфракларны яшел төскә «буйый». Хлорофиллның төп вазыйфасы – фотосинтез процессында катнашу. Фотосинтез – үсемлекләрнең углекислый газ һәм су йотып, кислород бүлеп чыгаруы ул.

Фотосинтез өчен хлорофилл матдәсеннән кала кояш яктылыгы да кирәк. Әгәр дә яфракка кояш яктысы төшмәсә, фотосинтез процессы туктала, яфрак саргая һәм коела.

Көз җитү белән кояш яктысы һәм җылысы кимегәннән кими бара һәм яфраклар саргаеп коелалар икән.


Ике яфрак тамды тын гына өрәңгенең сары күзеннән...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев