Нәрсә ул мәхәббәт?
Укучыларыбыз яза.
Ә. Ф:
Мәхәббәт – ул сәер, көчле тойгы. Ул кешенең башын әйләндерә. Кеше ниндидер сәбәпләр аркасында башка берәүгә игътибарын юнәлтә башлый, шул кеше белән гел сөйләшәсе, күрешәсе килә. Мәхәббәт һәркемгә төрлечә тәэсир итә. Гашыйк булганым бар... Бәлки ул мәхәббәт булмагандыр да, ялгызлыктан арыныр өчен сөйләшәсе килү генә булгандыр. Ул хис күңелемдә генә булып калды, мин аны сүзләр белән әйтмәдем.
А.И:
«Мәхәббәт» нинди матур сүз. Нәрсә соң ул мәхәббәт дисәң, күбебез икеләнеп кала. Кемдер әти-әни мәхәббәте дип җавап бирә, кемдер сөйгәнен искә ала. Бу тормышта, безнең һәрберебезнең дә беренче мәхәббәт дигән нәрсә белән танышырга туры киләчәк. Нәкъ шул беренче мәхәббәт иң көчлесе, истә кала торганы… Үзеңне зуррак, акыллырак хис иткән кебек. Мин дә хәзерге вакытта гашыйк. Ләкин «Мәхәббәт нәрсә ул?» дигән сорауга барыбер төгәл җавап бирә алмыйм. Минем уйлавымча, син кешене ничек бар, шулай кабул итә алсаң гына яратасың. Сөйгәнеңне күргәндә, эчеңдә нидер әйләнгән кебек, икенче төрле әйткәндә «күбәләкләр оча» анда. Бу кеше белән бәйле киләчәккә планнар төзисең, шуңа омтыласың.
Һәрберегезгә дә үз мәхәббәтен табарга, «яратам, сөям» дигән сүзләрне ишетергә насыйп булсын!
Ә. В:
Минем өчен мәхәббәт ул – бар дөньяңны онытып берәр кешегә гашыйк булу. Ул кешесез син киләчәгеңне күз алдына да китерә алмыйсың. Бар эшләрне аның белән эшләргә омтылуны мәхәббәт дип уйлыйм мин. Шулай ук бер-берегезне күрүгә, сезнең арада ниндидер җылылык барлыкка килә. Бу чын мәхәббәттер, минемчә.
Ф.И.:
Мәхәббәт турында күп язып була инде ул. «Яратам» дигән буласыз, нәрсә соң ул мәхәббәт? Һәрбер кеше мәхәббәтне үзенчә аңлый: кемдер өчен ул – яшәү мәгънәсе, кемдер өчен «йөрәк өзгеч корал». Әмма, минемчә, гашыйк булудан да рәхәтрәк хис юктыр. Чөнки мәхәббәт ул үзе бер кайчан да «яраламый», ул бары бәхет кенә китерә. Мин сине яратам. Нинди җанга якын, матур сүзләр. Берәрсе сиңа атап әлеге сүзләрне әйттеме, изрисең да китәсең...
14нче февраль - Изге Вәли көне буларак бәйрәм ителсә дә, гашыйкларның һәр көне – ул олы бәйрәм. Чөнки ярата белү – ул үзе бер бәхет.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев