Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Мәктәп белән кайда ничек саубуллашалар?

Чыгарылыш сыйныфы укучылары өчен иң дулкынландыргыч мизгелләр якынлашты. Укытучылар, сыйныфташлар белән саубуллашып, тормышның яңа баскычына күтәрелер чак. Мәктәпләрдә чыгарылыш кичәләре гөрләп узар. Ә бездә алар бик күңелле һәм дулкынландыргыч булалар. Кызык, ә башка илләрдә чыгарылыш кичәләре ничек уза икән? Без сезне кызыклы сәяхәткә чакырабыз.

 

Америкада

АКШта чыгарылыш кичәсенә ныклап әзерләнәләр. Кызлар, егетләр берсеннән-берсе зәвыклы күлмәкләр, костюмнар алалар. Укучылар лимузиннар яллап бәйрәмнең төп вакыйгасы чыгарылыш балына киләләр. Кичәгә парлап киләләр. Егетләр кызларны өйләреннән үк килеп алалар. Кызларның күлмәге белән егетләрнең костюмына кадалган чәчәк бер төстә булырга тиеш. Бал ахырында кичәнең короле һәм королевасын сайлыйлар.

 

Япониядә

Япониядә чыгарылыш кичәләре бик тыйнак уза. Бәйрәм тантанасы мәктәпнең актлар залында була. Бирегә укучылар һәр көнне киеп йөри торган мәктәп формаларыннан киләләр. Аттестатлар тапшырылганнан соң, укучылар берничә төркемгә бүленеп кафеларга китәләр яки өйләренә кайтып гаилә белән бәйрәм итәләр.

Япон мәктәпләрендә бер матур гадәт бар: егет яратып йөргән кызына пиджагының икенче сәдәфен бүләк итә. Нигә нәкъ менә икенчесенме?! Бу сәдәф йөрәккә якын урында булганга.

 

Китап-дәфтәрләр оча

Кытайда укуны тәмамлаганда, имтиханнар тапшыргач, тәрәзәдән китап, дәфтәр, пеналлар «оча» башлый. Бу шундый бер гадәт икән: уку авырлыклары онытылсын өчен укучылар уку белән бәйле бөтен нәрсәне тәрәзәдән ташлыйлар, дәфтәрләрен ерткалап бетерәләр.  

 

Һиндстанда

Тантананың иң мөһим моменты директорның чыгышы. Аннан соң һәр укучыга кечкенә буклетлар тараталар. Аларга бу елны чыгарылган барлык укучыларның исемнәре, туган көннәре, адреслары һәм алар турында кечкенә генә комментарийлар язылган була. Бу буклетларны мәктәптә махсус оештырылган «Әдәби комитет» әзерли.

 

Польша

Монда чыгарылыш кичәсен имтиханнарга йөз көн кала билгелиләр. Малайлар, һичшиксез, костюмнан, кызлар кичке озын күлмәкләрдән килергә тиеш. Бәйрәм һәр чыгарылыш укучысына мәҗбүри булган полонез биюеннән башлана. Беренче пар булып мәктәп директоры белән бер чыгарылыш укучысы чыга. Әйтергә кирәк, Польшада бу биюгә укучыларны кечкенәдән үк өйрәтәләр. 

 

Йөз көн

Италиядә зурдан кубып чыгарылыш кичәләре оештырмыйлар. Биредә дә имтиханнарга йөз көн кала бәйрәм итеп алу гадәткә кергән. Нигә нәкъ менә йөз көнме? Итальяннар уйлавынча имтиханнарга яхшылап әзерләнер өчен йөз көн кирәк икән.

 

Кызыл, зәңгәр, ак, кара...

Норвегиядәге чыгарылыш кичәләре бик кызыклы була. Аңа инде көздән үк әзерләнә башлыйлар. Укучылар үзләренә махсус костюмнар, эмблемалар эзерлиләр. Ә 1нче май төненнән 17нче майга кадәр чыгарылыш сыйныф укучылары шәһәр буйлап күңел ачып йөриләр. Алар төрле кызыклы биремнәр үтиләр, мәсәлән, шәһәр уртасында тезләнеп йөриләр, бииләр, йөгерәләр. Укучылар күбесенчә комбинезоннар тектерә. Аларның төсе буенча кайсы укучы нинди уку йортына барырга теләгәнен билгеләп була. Икътисад белән бәйле уку йортларына баручылар кызыл, университетларга керүчеләр зәңгәр, техник белем йортларына баручылар кара, ә спортчылар ак төстәге комбинезон кияләр.

 

Израилдә

Чыгарылыш кичәсенең рәсми өлешеннән соң, укучылар спектакль куялар. Аңа алар бик озак һәм җитди әзерләнәләр. Бу тамашаны карарга әти-әниләр, укытучылар чакырыла.

 

 

Сәхифәне Ай Кызы әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев