Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

"Минем әти король булып эшли!"

«Минем әти замокта эшли! Ул анда король булып эшли», – ди малай чатнатып.

Исем – бик җитди әйбер ул. Бу хакта уйлап караганың бармы? Әйтик, этеңә, мәчеңә исем кушканда ничек сайлыйсың? Яңгырашына карыйсыңмы, яисә мәгънәсенә күбрәк игътибар бирәсеңме? Ә үзеңнең исемең ни аңлата икән – беләсеңме соң?

Менә Казанда яшәүче Гәүһәр исемле кызга әтисе белән әнисе исемне бик озак сайлаганнар. Аннан әтисе уйлап тапкан. Беркөн эштән кайткан да, «Минем кызым Гәүһәр исемле булачак!» дигән. Ни өчен Гәүһәрме? Чөнки аның мәгънәсе бик матур – асылташ дигәнне аңлата. Икенчедән, Гәүһәр Камалова дигән талантлы татар артисткасы хөрмәтенә дә. Гаҗәп түгел, әти-әнисе бит – театр дөньясында кайнап яши торган кешеләр. Әтисе – танылган драматург, режиссер Илгиз Зәйниев, ә әнисе – шагыйрә, Г.Камал исемендәге дәүләт театры тәрҗемәчесе Резеда Гобәева.

Ни гаҗәп, Гәүһәрнең исемен татарча белмәгән дуслары да бик тиз истә калдыра һәм дөрес итеп әйтергә тырыша икән. Киң кулланылышта булмаган, сирәк ишетелә торган исем, киресенчә, үзенчәлекле булып истә кала ди.

Гәүһәр үз исеменә лаеклы булырга тырыша. Музыкага гашыйк ул. Фортепьяно уйнарга өйрәнә, вокал дәресләренә йөри. Музыка буенча рәсәйкүләм бәйгеләрдә лауреат исемнәре яулаган инде. Үзе дә көйләр уйлап чыгарырга ярата икән. Фортепьянода иң яратып уйнаган әсәрләре – «Каз канаты», «Кәрия-Зәкәрия» җырлары. Әле яңа гына бакча белән саубуллашкан, мәктәпкә җыенган гына кызчык өчен музыка дөньясына бик җитди адымнар инде бу.

Гәүһәрнең Хәйдәр исемле энесе бар. Матур яңгырый бит, әйеме: Гәүһәр һәм Хәйдәр! Малайга да исемне туганчы ук әзерләп куйганнар. Мондый исемле малайлар көчле, батыр, кыю була, ди. Хәйдәр кечкенә әле, бакчага да йөрми. Бакчага йөрмәсә дә, инде эшкә йөри ул.

Әтисе Казандагы «Әкият» курчак театрында сәнгать җитәкчесе булып эшли. Ул театрның бинасы бик матур, чын замокны хәтерләтә. Шуңа күрә дә «Әтиең кая эшли?» дигән сорауга Хәйдәрнең җавабы әзер. «Минем әти замокта эшли! Ул анда король булып эшли», – ди малай. «Король» әтигә булышырга Хәйдәр дә театрга баргалый. Тыныч кына тыңлап, күзәтеп утыра икән. Кайтканда гына бераз зарланып ала ди: «Ай-яй, күп эшләдек бүген, әти...», дип. Менә шундый җитди малай ул Хәйдәр. Үскәч гитарада уйнарга яисә скрипкачы булырга ниятләп тора икән. Гәүһәр исә әтисе кебек режиссер булырга хыяллана. Мондый шәп исемле бәләкәчләр, һичшиксез, талантлы шәп кешеләр булып үсәрләр әле. Шулай булсын, берүк. Исем – бик хикмәтле әйбер бит ул!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зәйниевләр матур исем