Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Милана Хаметова һәм «вирус»лы җырлар

Милана Хәмитова — яшүсмерләр арасында популяр блогер, җырчы кыз ул.

Күптән түгел Казанда яшүсмерләр танылган блогер Милана Хәмитова белән очрашты. Дөрес булса, интернет-чыганакларда 10 меңләп кеше җыелган, дип яздылар. Күп бит инде, әйеме? Шулай булуга карамастан, безнең арада әле, бәлки, кем соң ул, дип аптыраучылар да бардыр. Минем бу язмам шулар өчен.

Милана Хәмитова — яшүсмерләр арасында популяр блогер, җырчы кыз ул. Һәм әлеге сәләт Миланага бик кечкенә вакыттан ук бирелгән. 

Ә танылып китү тарихы аның менә болайрак башланып китә: 4 яшьтән әти-әниләре кызларын модельлык осталыгы мәктәбенә, вокал, бию, гимнастикага йөртәләр. Һәм ул модель буларак зур уңышларга ирешә: 2016 елда «Мини мисс Сибирь» титулына лаеклы дип табыла, ә тагын бер елдан соң, 7 яшендә «Маленькая Мисс России — 2017» конкурсында гран-при ала. Һәм бу, әлбәттә, аңа зур этәргеч ясый.

Милана TikTok челтәрендә видеолар куя башлый. Ни кызык — Милананы барысы да хуплап кабул итәләр, аның кавер биюләре миллионлаган просмотр җыя. Бәлки, мөлаемлыгы һәм ачыклыгы да моңа сәбәп булгандыр. 

Бүген инде кыз чын мәгънәсендә популяр! Видеолары сыман, «вируслы» җырлар чыгара (аеруча «Умка» җыры киң таралган). Үзенең язылучылары өчен (ә аларның саны Like челтәрендә 1,6 миллион) "МЕГА тур"лар, фан-очрашулар оештыра.

Һәм бу — Новосибирск шәһәрендә дөньяга килгән гап-гади бер кыз бит! Кыскасы, синең дә Милана сыман таныласың килә икән... Моңа берни дә комачаулый алмый торгандыр! Хыялларыңны чынга ашыр! Каршылыкларны без үзебез уйлап табабыз бит!

Фирүзә Ибраһимова, Яңа Чишмә, Чаллы Башы авылы.

Фотолар - видеодан скриншот.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев