Көмеш кыңгырау

Марста тереклек бармы?

Марс — Кояш системасында Кояштан дүртенче булып урнашкан планета.

Марс — Кояш системасында Кояштан дүртенче булып урнашкан планета. Аны Җирнең тышкы «күршесе» дип тә атыйлар. Зурлыгы буенча җиденче, «кечкенәлеге» буенча — икенче планета (Меркурийдан гына зуррак). Марс массасы Җир массасының 10,7 %-тын тәшкил итә. Борынгы Рим мифологиясендәге сугыш алласы Марс хөрмәтенә аталган. Өслегендә күп булган тимер оксиды Марска кызгылт төсмер бирә, шунлыктан аны «кызыл планета» дип тә атыйлар.

 

Сыек кына атмосферасы булган Марс — Җир төркеме планетасы яки җирсыман планета. Аңарда Айдагы кебек метеорит кратерлары да, Җирдәге кебек вулканнар, үзәнлекләр, чүлләр һәм котып боз бүрекләре дә бар. Үз күчәре тирәли әйләнү периоды, ел фасыллары алмашыну һәм бу ел фасыллары алмашынуга сәбәпче булган күчәр авышлыгы ягыннан да ул Җиргә охшаган.

 

Марстагы Олимп исемле тау (лат. Olympus Mons) — Кояш системасында билгеле булган иң биек вулкан һәм икенче иң биек тау (планеталарда урнашкан тауларны гына игътибарга алсак, ул иң биеге), ә Маринер исемле каньон (лат. Valles Marineris) — Кояш системасындагы иң зур каньоннарның берсе. Төньяк ярымшарда урнашкан Бореалис бассейны планетаның 40 %-ын били һәм гаять зур бер метеорит кратеры була ала.

 

Марсның ике табигый иярчене бар — Фобос һәм Деймос. Икесе дә кечкенә. Алар, 5261 Эврика Марс трояны кебек үк, Марс гравитацион кырына килеп эләккән астероидлар булырга мөмкин.

 

Марста тереклек бармы яисә булганмы дигән сорауга җавап эзләп, фәнни тикшеренүләр алып барыла. Берничә астробиологик миссия планлаштырылган, шул исәптән Марс 2020 һәм ЭкзоМарс гизәрләре. Атмосфера басымының түбән булуы сәбәпле (Җирдәге атмосфера басымының 1 %-ыннан да кимрәк), Марс өслегендә су сыек килеш саклана алмый, мәгәр иң тирән иңкүлекләрдә һәм күпмедер вакыт тора алса гына (сыек су булуы исә тереклек булуның бер шарты дип карала). Котып боз бүрекләренең икесе дә башлыча судан торырга охшый. Планетаның көньяк котыбындагы бозлар эресә, хасил булган су планета өслеген 11 метр тирәнлектәге су тышчасы белән капларга җитәр иде. 2016 елның 22 ноябрендә НАСА Марсның Утопия тигезлеге дигән өлкәсендә зур күләмдә җир асты бозлары табылуы турында хәбәр итте. Табылган су күләме якынча Төньяк Америкада урнашкан Югары күлдәге (ингл. Lake Superior) су күләменә тигез дип фаразлана (рәсем). Бу Байкалдагы суның яртысы дигән сүз (Байкалдагы су күләме 23 600 км3 булса, Югары күлдә ул 12 100 км3 тәшкил итә).

 

Марсны һәм аның кызгылт төсен Җирдән гади күз белән күреп була. Аның йолдызча зурлыгы −2,91-гә җитә, бу күрсәткеч буенча ул Юпитер, Венера, Ай һәм Кояштан гына калыша. Шулай да Җир өстендә урнашкан оптик телескоплар, Җир белән Марс бер-берсенә иң якын чакта да, киңлеге 300 километрдан да ким булмаган үзенчәлекләрне генә аермачык күрсәтә алалар — Җирнең атмосферасы андый күзәтүләрне кыенлаштыра.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: