Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Малай + кыз =дуслык. Була аламы?

Бу четерекле сорауга тиз генә җавап биреп булмый.

Балачакны искә төшерсәк, ул вакытта кем кем белән генә дус булмаган һәм безнең дуслар арасында егетләр дә, кызлар да урын алып тора. Күзәткән булсагыз, еллар узу белән дуслар даирәсе кими һәм статистика буенча, гадәттә, якын дуслар булып, бер җенестәге шәхесләр кала. Шуннан сорау туа: егет белән кыз арасында дуслык була аламы? 


Рәйсә Абдуллина:
— Минем фикеремчә, егет белән кыз арасында дуслык була ала. Әлбәттә, әлеге җөмлә белән бөтен кеше дә риза түгелдер. Әмма, ничек булса да, егет кыз арасында дуслык бар. Һәм моңа мисаллар да бихисап.


Миләүшә Гобәева:
— Мин егет белән кыз арасында дуслык була алмый дип уйлыйм. Күпмедер вакыт үткәч, аралаша төшкәч, ике рада барыбер хисләр барлыкка киләчәк.


Ләйлә Фазлыева:
— Юк, була алмый, икесенең берсенең барыбер ниндидер хисләре булачак. Әгәр кечкенәдән үк абыйлы-апалы кебек булып үскән булсалар гына, дус булып калып буладыр.


Фикерләр икегә бүленде: килешәсездер, бу четерекле сорауга тиз генә җавап биреп булмый. Бер яктан карасаң, нишләп була алмасын әле ул дуслык, дисең. Икенче яктан караганда, аны вакыт узу белән мәхәббәт хисе чолгап алырга да мөмкиндер шул. 

Дөреслектә ничек икәнлеген белер өчен, әйдәгез, психолог Гөлназ Малюкова фикерен укып китик:

— Бу риторик сорау һәм шуңа төгәл генә җавап биреп булмый. Егет белән кыз арасындагы дуслык ул — бер-береңә ошау максатын күздә тотмыйча, үзең булып калу. Дусларның уртак мәнфәгатьләре, кызыксынулары була, алар бергә бик күп вакыт уздырырга һәм нәтиҗәдә якынаеп та китәргә мөмкиннәр. Хисләре бер яклы да була ала, әлбәттә — мәсәлән, егет дус кызыннан күзен дә ала алмаска, ә тегесе моны сизмәскә дә мөмкин. Бу очракта егет берничек тә үзе булып кала алмый, чөнки аның төп максаты — ничек тә кызга ошау.
Кемнәрдер, чыннан да, мәхәббәтне арткы планда калдырып, дуслыкны саклап кала ала һәм бу кешеләр, әлбәттә, егет белән кыз арасында дуслык бар дип раслаячак. Ә тискәре мисаллары булган кешеләр киресен әйтер. 
Димәк, барысы да индивидуаль.

Нәрсә соң ул — дуслык? 
Кешеләр уртак кызыксынулары булганга дуслашып китә икән. Әйе, алар аралашырга да мөмкиннәр, әмма бу якынлыкны әле чын дуслык дип атап булмый. Чын дуслык кешеләрнең бер-берсенә терәк булырга омтылуы белән бәйле. Һәм шушы омтылыш булганда гына, алар арасындагы дуслык озак елларга сакланачак. Кыскасы, дуслык барыбер үзеңнән ниндидер өлеш кертүне сорый. 

Дуслыкның төрләре

Кызлар арасындагы дуслык, малайлар арасындагы дуслык турында әллә никадәр дессертацияләр язылган. Ә менә кыз белән малай арасындагы дуслык... Аның булуы-булмавы турында бәхәсләр инде гасырлар буе дәвам итә икән. Яшүсмерләр арасында, чыннан да, мондый дуслык кузгалырга мөмкин. Ул беренче чиратта уртак шөгыльләре булган егет белән кыз арасында була. Әйтик, бер түгәрәккә йөрүчеләр арасында. 

Малайлар белән дуслык кызларга ошый

Бу дуслыкның кызга да, малайга да уңай йогынтысы була — малайлар белән дус булу кызларга һәрчак ошый, ул үзенең башкалардан аерылып торуын тоя. Ә егет кеше үзен кемнеңдер яклаучысы итеп, көчле итеп хис итә. Бу дуслык, гадәттә, аларның икесенең берсе чын мәхәббәтләрен очраткач, тәмамлана. Шулай да була — алар аралашмый башлагач кына, бер-берсен битараф булмауларын аңларга мөмкиннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев