Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Кызыклы шөгыльләр тап!

Социаль челтәрләрдә күп кенә кешеләр, синең жәең кызыклы үтсен өчен, төрле хоббилар тәкъдим итәләр. Боларның кайберләре белән мин дә шөгыльләнә алам дип өметләнәм. Менә берничә идея:

– Травник, яисә гербарий ясау. Күбесе вакытын жәй көне авылларда уздыра. Шунда үсемлекләр жыеп, аларны матур итеп дәфтәргә тутырып барсаң, алар турында яңа мәгълүмат тапсаң, бик кызыклы булыр дип уйлыйм.

– Чәй пакетикларында рәсем ясау. Мин моны күргәч, чынлап гаҗәпләндем. Бу, минемчә, бик күңелле вакыт уздыру ысулы. Рәсем ясый белүчеләргә дә, белмәүчеләргә дә туры килер.

– Мохито/лимонад/коктейль рецептларын өйрәнү. Җәй – эссе ел фасылы, ә салкын эчемлекләргә кирәк булган ингредиентлар һәр кеше өендә бар. Бәлки, үзеңдә повар талантын да ачарсын әле!

– Әлбәттә, пикникка барырга! Авылда булсаң, әби пешергән тәмле күмәчләр, плед алып, кырга барырга да, матур кичке пейзаж белән сокланырга да сокланырга. Әгәр шәһәрдә булсаң, дусларыңны чакыр! Бергә йөреп, дуслыкны тагын да ныгытырсыз, һәм тәмләп ашарсыз да. Ә мондый пикниклар һәр атнаның берәр көненә планлаштырылган булса, тагын да шәбрәк була!

Ә гомумән әйткәндә, җәйне СИН ничек телисең, шулай үткәр. Сәгать 5тә тор, йөгер, тәмле итеп иртәнге аш пешер, инглиз телен өйрән, күп итеп укы, тегәргә өйрән, медитация белән шөгыльлән, кояш баюын, таңны күзәт, телефоннан башка бер атна яшә, яңгыр астында йөгер, җәй альбомын яса!.. Барысы да синең кулыңда!

Илүзә Сабирова, Казан шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев