Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Кызыклы лаборатория: Суга майны кушабыз да...

«Кызыклы лаборатория» проекты кысаларында Чаллының 56нчы мәктәбенә юл тоттык. Физика дәресенә.

Тәҗрибәләр үткәрергә кем яратмый инде, әйеме? Без дә яратабыз! Менә бүген дә «Кызыклы лаборатория» проекты кысаларында Чаллының 56нчы мәктәбенә юл тоттык. Физика дәресенә. Безне 8нче сыйныф укучылары Илназ Харасов белән Кәрим Зыяҗетдинов каршы алды. Остазлары – мәктәпнең физика укытучысы Гүзәл ханым Тәрҗеманова белән берлектә, әлбәттә. Алар кул астында булган әйберләрдән безгә бер генә түгел, хәтта ике тәҗрибә ясап күрсәттеләр. Ничек итепме? Әйдәгез, сөйлибез!

1. Тәҗрибәнең исемен шартлы рәвештә «Кайсы нинди катлам?» дип атап була икән. Бу тәҗрибә өчен безгә мензурка, сыек май, су, буяу, югыч (сыек сабын) һәм бал кирәк булачак. Иң башта мензуркага су салып, буяу белән болгатабыз. Су белән буяу катнашмасына бал салабыз. Бераздан югыч һәм сыек май өстибез. Нәтиҗә бик кызык!

Бу тәҗрибә вакытында дүрт сыекча да тыгызлыклары буенча урнаша. Иң зур тыгызлык – балда, ул иң аска төшә. Аннан өстәрәк югыч, су һәм иң өске катламда иң кечкенә тыгызлык белән сыек май ята.

2. «Лава лампасы». Ваза, су, сыек май, буяу һәм чемерди торган таблеткалар ярдәмендә кызыклы һәм төсле тәҗрибә үткәрергә була. Беренче эш итеп, суны вазага салабыз. Аның өстенә буяу кушып, яхшылап болгатабыз. ыек май өстибез һәм иң ахырда чемерди торган таблетка (аспирин яисә С витамины) салабыз (нәтиҗәсе яхшырак булсын өчен ике таблетка салырга кирәк).  

Су һәм май – төрле тыгызлыктагы сыекчалар. Майның тыгызлыгы су тыгызлыгыннан түбән, шуңа күрә аның белән кушылмый, су өстенә җыела. Ә таблеткалар, су белән бәйләнешкә кереп, химик реакция барлыкка китерә. Газ савыттан өскә күтәрелә, буялган су кисәкчәләре аска төшә. Шушы даими сыеклык циклы аркасында кызыклы һәм бик матур эффект барлыкка килә.

Менә шулай! Бик тә ошады безгә бу тәҗрибәләр! Егетләргә һәм Гүзәл ханымга зу-ур итеп рәхмәт әйтәбез!

Гөлинә Гусамова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев